Салават Миңнеханов яңа клибын төшергәндә күсе сатып алган (ВИДЕО)

Шушы арада Салават Миңнеханов "Җаным белән ант итәм" җырына клип төшерү белән мәшгуль иде. Аны төшерү өчен җырчыга хәтта күсе дә сатып алырга туры килгән. Без Салаваттан хайванның киләчәк язмышы турында кызыксындык.

"Клипта мине сорау алу камерасына кертеп ату моменты бар. Ишек ачылганда күсе йөгереп китәргә тиеш иде. Шушы өлешне төшерү өчен аны махсус сатып алырга туры килде. Без бу эпизонды беренче дубльдән үк төшерә алдык. Хәзергә ул минем өемдә яши. Мин аңа "Малыш" дип эндәшәм. Ул бик тыныч, чикләвек, җиләк-җимеш, яшелчә, бал ашарга ярата. Әлегә аның киләчәген әйтә алмыйм, ияләшеп китсәм, бәлки үземә дә калдырырмын", дип белдерде Салават Миңнеханов "Туйлар.ру" хәбәрчесенә.

Сезнең игътибарга клип герое төшкән видеоны карарга тәкъдим итәбез.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
05.03.2013 23:13:48

Бар шатлыгы шул клиплар , жырлар.шул яшенэ житеп ни гаилэсе ни баласы юк.

05.03.2013 09:25:47

Күсене сатып алмасаң да үрчи ул... Бигрәк зур сенсация ясаган Салават. Өйләнгән дисәң инде халыкка яңалык булыр иде...

бик тыныч, чикләвек, җиләк-җимеш, яшелчә, бал ашарга ярата. ))))))
Аны мин дэ яратам. Салават сине ничек табарга була?

04.03.2013 17:19:04

нига кажа алмады микан

Последние комментарии