Салаватның саксофончысы Миңнегали Дәүләтбаев Мәскәүдә популярлык казанган

Бу музыкант турында бездә, бәлки, бик белеп тә бетермиләрдер. Хәер, музыкантлар еш кына арткы планда кала. Ә ул талант. Хәзер аның сәләтен башкала да күреп алган. Заманында Салават белән бергә иҗат итеп, 2005 елда Мәскәүгә киткән саксофончы Миңнегали Дәүләтбаев хәзер илкүләм танылган йолдызлар белән эшли. Мәсәлән,...


 

 

 

 

15 июль көнне 1 каналдан Григорий Лепс концертын күрсәттеләр. Туры эфирда – тере тавыш. Һәм шушы терелекнең бер өлеше Миңнегали саксофоны иде. 



Белешмә:

Миңнегали Дәүләтбаев – мультиинструменталист, аранжировщик, композитор, җырчы

Туган көне: 14 октябрь 1963 ел
Туган урыны: БАССР, Шакарово авылы
Жанр: контемпорари джаз, смут джаз, фьюжн

Миңнегали музыкаль гаиләдә туа. Әтисе баянда, Саратов гармунында уйнаган, чечетка биегән. Әнисе матур җырлаган. Апасы баянда уйнаган. Кыскасы, бар туганы да талантлы.

Миңнегали 12 яшеннән олы, профессиональ музыкантлар белән бергә эшли. Балачагыннан ук җырлар яза. Хәзер дә күп кенә татар һәм башкорт җырчылары белән тыгыз элемтәдә ул. Мәсәлән, Мәликә белән дуслыгы нык.. Шулай ук Лора Квинт, Андрей Билль белән хезмәттәшлек итә.

Кардәшебезнең уңышларына без дә шатланабыз. 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
18.07.2011 00:54:34

Лепс белэн концерт эллэ кайчан тэшерелгэн.Минегалине бер банкетка чакырганнар да, ул Лепс концертында катнашмыйча озын акча артыннар киткэн. Шуннан талантлы башкорт Миннегалиенэ "Прощай, Минька!" дигэннэр. Жестокий шоу-бизнес не терпит вольностей. Миинегали гомере буе приоритетларны дэрес куя белмэуче музыкант.Заманында шундый выкидоны аркасында кесэсенэ керэм-керэм дип торган фатир ачкычыннан да колак какты ул.

Последние комментарии