"Сәйяр - Инсаф" солисты чәчәкләр үстерә башлаган

Соңгы вакытта "Сәйяр - Инсаф" төркеме солисты Сәйяр Шакирҗанов дискәтүкләрдә, татар яшьләренең күңел ачу чараларында күренми башлады. Баксаң, ул авылга кайтып чәчәкләр үстерә башлаган.

 "Казанда үтә торган концертларга гел чакырып торалар, бик сирәк катнашам. Бүген инде минем өчен башка нәрсә мөһимрәк. Сәхнә минем яшьлек мавыгуым иде, – ди Сәяр Шакирҗанов. – Практиканы Сарапул шәһәрендә чәчәк үстерү базасында үткән идем, бу эш мине бик кызыксындырды. Әти-әниемнең туган авылы Балтач районы Шода авылына кайтып, чын-чынлап чәчәк үстерү белән шөгыльләнергә карар кылдым. Әлеге юнәлеш безнең республикада өйрәнелмәгән дисәк тә була. Ә чәчәкләргә сорау бик зур: үткән елны 8 март көнне һәр сәгать саен 800 данә лалә сатылды дигән иде бер сатучы. Чәчәкләр бездә чит илдән, башлыча Голландиядән кайтартыла", дип белдергән ул "Шәһри Казан" газетасына.

Авыл тормышының тәмен, ләззәтен үзенчә тоеп яшәп ятучы Сәйярнең иҗатка да вакыты кала. Шушы ай башында гына "Сәйяр - Инсаф"  "Мин сине онытмам" дигән җырларына клип төшергәннәр. 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии