Шәп яшибез: Татарстанда кишерне дә кер юу машинасына салып чайкыйлар

Чаллыда яшәүче бер ханым Интернет киңлекләрендә быелгы кишер уңышының мул, әмма вак булуга зарлана. Ләкин шунда ук аны кышкылыкка саклау серләре белән дә уртаклаша.
Баксаң, ул кишерләрне кер юуу машинасына тутырган һәм "чайкату" режимына куеп әйләндергән, дип яза Кызыл таң. Аннан чип-чиста кишерләр килеп чыккан. Аларны кыргычтан үткәреп, суыткычка куеп туңдырасы гына калган.
 
Әгәр сез дә шулай эшләргә җыенсагыз, тагын бәрәңге белән кызыл чөгендер дә салып, "деликатный" режимга куегыз, диясе килә. Машинагызның барабаны барыбер башкача эшкә ярамас бит инде...
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии