“Шәрык” клубы Рифат Сәлахка кәләш табып биргән

Бу атнаны яшь шагыйрь Рифат Сәлах та буйдак тормышы белән саубуллаша. 9 сентябрь көнне Рифат белән Яшел Үзән кызы Алиянең никахлары булган. Рифатның туган ягы Буа районы Яңа Чәчкаб авылында уздырганнар аны.

Яшьләрне күпләргә мәгълүм “Шәрык” клубы кавыштырган. Беренче адымны кем ясады дигән сорауга Рифат: “Беренче адымны егет ясарга тиеш инде. Әлбәттә, мин!”, - дип җавап бирде. Чын мужик! 

Бу көннәрдә яшьләрнең бик тыгыз вакытлары. Туй сәгате килеп җиткән. Буа! 16 сентябрь көнне монда бик күңелле булачак. Чөнки Рифат һәм Алия туе көтелә.

Бер, ике, өч... Әче!
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
16.09.2011 10:56:52

Рифат!Сине башлы-күзле булуың белән котлыйбыз!Алия белән бәхетле, матур, иманлы гаилә корып яшәвегезне телибез.Татар милләтенең демография хәлен яхшыртуга үзегездән лаеклы өлеш кертерсез, дип түземсезләнеп көтәбез...

16.09.2011 07:25:38

Рифат,Алия! Котлыйм сезне яна уртак тормыш юлына аяк басуыгыз белэн! Бэхет шатлыкларга кумелеп, жир йозенэ яна нур остэп,тыныч тигез тормыш итуегезне телим! Бары тик изге телэклэр белэн,Юлия А.

15.09.2011 21:43:11

Бэхет телииим!))

15.09.2011 16:26:26

чын мужик!

Рифат, мин Сезнең шигырьләрегезне бик яратып укыйм! Тормышыгыз да иҗатыгыз кебек гүзәл булсын!!!

15.09.2011 10:45:48

Молодец Рифат! бэхетле булсыннар,кулга кул тотынышып гомер юлларын бергэ утсеннэр...АФЭРИН)))

Последние комментарии