Синең хыялыңда яшәгән егет. Нинди ул?

Яратасың килә, ләкин кемне сайларга белмисеңме? Безнең тестны эшлә дә, үзеңә кирәкле кешене тап!

 

 

 

 

 

 

 

 

1. Укуыңны еш калдырасыңмы?

а) Бик сирәк. Минем девиз: "Укырга, укырга һәм тагын бер кат укырга!"  - 2

б) Айга бер.  - 1

в) Айга берничә тапкыр.  - 0

г) Укырга йөрергә яратмыйм, инде кайсы якта икәнен дә оныттым бугай.  - 3

2. Урамда бер чибәр сиңа комплимент ясый һәм танышырга тели. Башта нәрсәгә игътибар итәсең?

а) Сөйләшүенә. Егет кеше үзенең фикерен матур җиткерә белергә тиеш.  - 1

б) Тышкы кыяфәтенә, ул матур булырга тиеш.  - 2

в) Күзләренә. Алар хуҗасы турында күп нәрсә әйтергә мөмкин.  - 0

г) Мин урамда егетләр белән танышмыйм.  - 3 

3. Яңа елны кем белән каршыладың?

а) Гаиләм белән.  - 3

б) Дуслар белән.  - 0  

в) Башта гаиләм, аннары дусларым белән.  - 2

г) Башта дусларым, аннары гаиләм белән.  - 1 

4) Соңгы атнада ничә свиданиягә бардың?

а) Бер.  - 2

б) Ике.  - 1

в) Өч, бәлки күберәктер.  - 3

г) Бармадым.  - 0

5) Иптәш кызың белән икегезгә бер егет ошый. Бу очракта нишлисең?

а) Иптәш кызыма юл бирәм.  - 2

б) Мин тиз генә бирешә торганнардан түгел!  - 1

в) Аны үземә каратыр өчен берничә тапкыр тырышып карыйм.  - 0

г) Безгә берничек тә бер үк егет ошый алмый...  - 3

6. Егетләр белән аралашканда нәрсә турында уйлыйсың?

а) Минем тышкы кыяфәтем ничегерәк икән?  - 0

б) Кайчан сөйләшүеннән туктар икән!? - 3

в) Нәрсә турында уйлый икән ул хәзер? - 1

г) Күңелле кеше, бар нәрсәне сөйләшеп була!  - 2

7. Сиңа нинди ирләр профессиясе ошый?

а) Моряк. - 2

б) Альпинист. - 3

в) Президент. - 1

г) Военный. - 0

8. Ял көне ничәдә торасың?

а) Гадәттәгечә иртә торам. - 2

б) 10-11 тирәсендә уянам. - 0

в) 12-13 тирәсендә уянам. - 1

г) Сәгать 14:00 дән соң. - 3

9. Иптәш кызың үзенең телелфон номерын таныш булмаган егеткә бирә...

а) Ул начар кешегә номер өләшеп өйрми. - 2

б) Куркыныч түгел, тик барыбер икенче юлы аны тыярга тырышам. - 0

в) Үпкәлим. Бик ямьсез күренеш. - 3

г) Ул беркайчан да кешегә номерын бирмәячәк. - 1

10. Синең яраткан кешең беркайчанда:

а) уйламыйча эш итәргә тиеш түгел. - 0

б) Ялганларга тиеш түгел. - 1

в) Кыенлыклардан куркырга тиеш түгел. - 2

г) Мактанырга тиеш түгел. - 3

Нәтиҗәләре:

0-8 балл: Котлыйм!  Сиңа ошый торган егетне күрми калырга бик кыен. Аның тирәсендә гел күп кеше, шулай ук матур кызлар да җитәрлек. Аны үзеңә каратыр өчен бераз тырышырга кирәк булыр.  Ул һәрчак беренче булырга тырыша һәм үзенә шундый ук тырыш пар эзли.

9-15 балл: Синең хыялында яшәгән егет - экстримал! Аның барлык шөгыльләре яшәү өчен куркыныч яный! :) Үзенә шундый ук хыялый пар эзли. Ул бөек һәм текә таулар эзләүчән егет, аның белән беркайчан да күңелсез булмаячак!

16-23 балл: Чын романтик - менә кем кирәк сиңа! Ул күктән җиргә бик сирәк төшә. Үзенең хыяллары белән вакыт уздырырга ярата. Аны берүк хыялый дип уйлый күрмә! Кызлар белән кызыксынуы аз түгел, тик аның йөрәген яулап алуы җиңел түгел. Үзенең ярына ул бик күп күңелле мизгелләр бүләк итәргә мөмкин, тик аның белән җиңел булмаячак.

24-30 балл: Синең  хыял егете зур интеллектлы кеше. "Ботаник" белән бутамаска! :) Үзенә кызык булган темалар белән ул нык кызыксына, күп белә, аның белән бик күңелле булачак. Тик буш, булмаган сүз сөйләшергә бер дә яратмый, үзенең вакытын файдалы уздыра. Аның киләчәге бар.

 

 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
23.02.2012 13:19:18

егетлэр очен дэ тест эшлэгез эле.

Последние комментарии