Сөмбел Билалова кире Казанга кайтырга планлаштыра

Эстрадабызның былбылы, үз заманында Мәскәүгә күченгән Сөмбел Билалова Казанга кайтырга планлаштыра. Җырчының сүзе буенча ул Казанда күңел тынычлыгын таба.

“Кайту теләге бик зур. Әти-әнием, гаиләм сагындыра. Ә актив кеше эшне кайда да таба. Ким дигәндә йөреп эшләрмен дип торам. Төп яшәү урынын барыбер Казанда күрәм,” – диде Сөмбел. Иҗатка килгәндә, ул үзен яңа өлкәләрдә сынап карарга тели. Баксаң, җырчының зур хыялы-актриса булу, театрда уйнау икән. “Зур театрда булмаса да, ниндидер спектакльда катнашу теләге бар. Бәлки телевидениеда да үземне сынап карармын,” – дип уртаклашкан җырчы tmtv телеканалы белән.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии