Суд «Cалават сүзе» газетасын япкан

Шушы көннәрдә Роскомнадзор оешмасыннан хәбәр килеп төште. Суд карарлары нигезендә республикада берничә басма ябылган. Шул исәптән, Салават Фәтхетдинов чыгарган газета да. Ни өчен?

Әлбәттә, эш газетаның ниндидер гөнаһ кылуында түгел. Бу гадәти күренеш: озак чыкмаган газета-журналның теркәлү таныклыгын суд аша гамәлдән чыгаралар. “Салават сүзе” дә озак чыкмады. Хәер, аның чыккан номерлары да газетаны тыштан гына хәтерләтә иде. Эчендә исә реклама буклеты сыман – бар мәгълүмат Салават турында. Мондый басманы чыгару җырчы өчен ник кирәк булган? Күпләр өчен бу аңламаслык нәрсә булып кала. Ә сез ни дип уйлыйсыз?
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
27.02.2012 13:15:22

Салават кебек җырларга кирәк әле. Аның урынында булсак, без дә шулай кыланыр идек.

31.01.2012 23:28:59

Ул Салават Фәтхетдинов гәзите түгел, габделбәр Ризванов гәзите иде."ВТ"дан соң глянцевый гәзит чыгарып булмый инде, әкият

25.01.2012 22:49:50

минем ана укырга керэсем килэ

25.01.2012 11:12:12

салават укереп жырлый хаман бер кэй, билетларны эш урыннарында таратып йэриляр, бер тапкырда концертына барганыбыз юкккк......

24.01.2012 23:49:40

19:41:40,пучтэк дия дия эйтэм аны,концертларына улэ бетэ йорисез.Алма тошэрлек урында булмый.Эй,тел сояксез сойли шул ул.Кем кемнен янында пучэк икэн,уйлап карамадынмы?

Салават молодец! Чын кеше ул,жырлары да кунелгэ утеп керэ.Татар эстрадасында иииин жунле жырчы ул,анардагы тавыш беркемдэ дэ юк...

24.01.2012 23:09:39

Салам алайкум Салафат абый минем сезең очрашасым килә мөмкин булыр микән минем тел 8927-038-25-85

24.01.2012 19:50:13

Аның каруы Салаваттан да күбрәк һәм озаграк концерт бирә алучы юк татарда.

24.01.2012 19:41:40

Салават минем өчен пүчтәк кеше,әллә бар әлләюк

24.01.2012 17:06:21

Акча бар,акыл юк!

24.01.2012 17:00:59

Салаваттан бай кеше юк.
Акчасының беразын гына булса да татар мәнфагатенә салса, - бер дә хилаф булмас.
Яһүдиләр, үзләренең Талмудларында язылганча, табышларының 10 %-ын милләтләре үсешенә, мохтаҗ яһүдиләргә, яһүд зыялылапрына, мәдәниятенә, тарихчы-галимнәренә җибәрергә тиешләр. Җибәрмәсә - аңа яһүдләрдән көн юк.
Салават кебек мәшһүр ир-атларыбыз мохтаҗ берәр галимебезгә (М.Әхмәтҗановка мәсәлән), чын милли татар матбугатына (якташлары сайты Татар уянга мәсәлән) елына бер 500 мең акчасын бирсә, - менә алардан да шәп егетләр булмас иде.

24.01.2012 15:56:02

Будыра алмагач тотынмаска кирәк. Кем кемне манчыр ансын алга таба күрербез.

24.01.2012 14:34:10

Салават бабай сүзсез калган мени? "Салават" радиосы ачам, "Татар радиосын" манчыйм дигән иде бит әле...

Последние комментарии