Сылу тамашачылар сораган җырлардан концерт оештырды!

17 яшьтән үк сәхнәдә кайнаучы, эстраданың күп кенә популяр җырчыларына җырлар язучы композитор, автор-башкаручы Сылуның Казанда концерты узды. Тамашачыга ул "Караңгыдан сакла", "Әтием", "Син уйлама", "Мин яратам сине" һ.б. җырлары аша таныш. Бу кичә тамашачылар соравы буенча башкарылган җырларның күп булуы белән үзенчәлекле иде.

"Мин музыкага үлеп гашыйк, җырларга бик яратам! Мондый кичәләр – концертлар оештыру онытыла барган һәм яңа иҗат ителгән җырларны башкару өчен генә түгел, якыннарым, дусларым белән күрешү өчен дә менә дигән мөмкинлек. Концертта һәркемнең ишетәсе килгән җырлары яңгырады. Кичә җылы мохиттә узды, мин бик канәгать!", дип белдерде Intertat.ru хәбәрчесенә Сылу.

Концертта Марсель Зәйдуллин, Роберт Мезенин, Азат Габбасов, легендар "Хомай" төркеме катнашты. Билгеле булганча, "Хомай" төркеме җырчысы Илдар Арсланов – Сылуның бертуган абыйсы. Концертта шулай ук Илдарның кызы Иделия Арсланова да чыгыш ясады. Иделия дә, башка җырчылар да Сылу иҗат иткән җырларны башкарды. Кунаклар арасында Сылуның укучысы Ирек Гибадуллин һәм аның тормышы иптәше, популяр җырчы Чәчкә дә бар иде. Сылу килгән кунакларга үзенең дискларын һәм төрле сертификатлар бүләк итте.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии