Тамада һәм алып баручы Илназ Баһ бүген бозлы яңгыр астына эләккән
Кап-кара болыт килгәнен "Туйлар.ру" хәбәрчесе дә күрде. Күрәсең, Илназ Баһ әнә шул болыт асларында йөргәндер. Хәрхәлдә, безнең редакция тирәсендә яңгыр яумады.
Илназның машина эченнән төшергән видеосы астында да язганнар: бер җирдә кояш, икенче җирдә яңгыр ява, өченче җирдә борчак чәчкән кебек боз.
"Казандамы бу?" дип сорагач, - "Да инде, дааа" дип җавап биргән җырчы. Кварталда кояш, Азинода боз яумады, Яңгыр Сабага да килеп җитте, орып бәреп ява, хәерле-имин җәйләр килсен, исән-сау булыйк, дип язып төшкәннәр җырчы Илназ Баһның укучылары.
Комментарии