«Тамада-Шоу» һәм «Туйлар.ру» «Пар килгәнсез» бәйгесендә кыйммәтле бүләкләр уйната

Инде хәбәр иткәнебезчә, 14 апрель көнне Казанның Филармония залында моңарчы күрелмәгән тамаша – «Тамада-Шоу» булачак. Әлеге проект кысаларында кызыклы фотобәйге игълан ителә. Бүләкләр бик саллы: 1, 2, 3 урыннарны генераль спонсор «Алмаз Холдинг» зәркән оешмасыннан алтын эшләнмәләре көтә. Менә бәйгенең шартлары:

  

Бәйгедә бары тик 2014-2015 елларда өйләнешкән кияү белән кәләшләр генә катнаша ала. 
Бәйге 2 этаптан тора.
 
1 этап:
 
Иң уңышлы дип санаган туй күлмәге һәм туй костюмыннан парлап төшкән 1 фотогызны 2015 елның 1 мартына кадәр «Вконтакте» социаль челтәре аша vk.com/tuylar_ru аккаунтына хәбәр итеп җибәрегез (кияү һәм кәләшнең исемен дә язарга онытмасагыз иде). 
 
Килгән фотолардан «Тамада-Шоу»ның Оештыру комитеты әгъзалары иң яхшы 10 фотоны сайлап ала. Кретерий бер – фотодагы кияү һәм кәләшнең бер-берсенә визуаль яктан пар килүе.

Игътибар! Бәйгегә фото җибәрү – «Пар килгәнсез» фотобәйгесендә катнашырга риза булуыгызны һәм фотоны Tuylar.ru сайтында урнаштыруга һәм «Тамада-Шоу» тамашасында күрсәтергә каршы килмәвегезне аңлата. 
 
2 этап:
 
Беренче этапны узган 10 конкурсантның фотолары өчен «Туйлар.ру» сайтында тавыш бирү булачак. Тавыш бирүдә бары тик «Вконтакте» социаль челтәрендә теркәлгән кулланучылар гына катнаша ала. 
 
Игътибар! Әгәр дә тавыш бирүдә ялган ысуллар кулланыла икән (роботлар, ботлар, хакерлар һ.б.), Оештыру комитеты тавыш бирү нәтиҗәләрен кабул итмәскә һәм җиңүчеләрне билгеләүне үз ихтыярына калдырырга хокуклы.  
 
10 апрель көнне 23 сәгать 59 минут 59 секундта тавыш бирү туктатыла. 
14 апрель көнне «Тамада-Шоу» тамашасында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булачак.
 
Бәйгедән читтә калмагыз! Әлеге хәбәрне 2014-2015 елда өйләнешкән танышларыгызга да җиткерсәгез иде. Рәхмәт!
 
14 апрель көнне Казанның Филармония залында «Тамада-Шоу»да бүләкләр һәм сюрпризлар бик күп булачак. Чөнки бәйрәмнең спонсорлары бик дәрәҗәле: «Ривьера» күңел ачу комплексы, «Регина» кунакханәсе, «Эльфия» рестораны, Unique матурлык салоны, «Бонжур Де Флер» чәчәкләр салоны, «Император» рестораны, «Белый ангел» журналы. 
 

 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
01.03.2015 22:02:24

"Критерий"

Последние комментарии