Тамашачы фикере буенча “Үзгәреш җиле”нең уңышы дип бәяләнгән композиция аталды

Тамашачы “Үзгәреш җиле-II” Татар җыры фестивале концертының беренче бүлегендәге иң уңышлы композиция дип "Jukebox trio" музыкаль төркеме чыгышын санады. Алар башкаруындагы "Ком бураны" һәм "Алмагачлары" татар халык җырларын халык озак алкышлады.
Бу хакта "Татар-информ" яза.
 
Галимнәр Миләүшә һәм Айдар Хабетдиновлар әлеге төркемне татар музыкасын дөнья күләменә алып чыга алырлык дип саныйлар. "Алар татар халык көйләрен милли музыканы бозмыйча, Ключаревлар традицияләрен дәвам итеп башкардылар", - ди тарих фәннәре докторы, профессор Айдар Хабетдинов.
 
Искәртеп үтәбез, “Үзгәреш җиле-II” Татар җыры фестивале алдына татар эстрада сәнгатен дөнья күләменә алып чыгу кебек зур максатлар куелган. Фестиваль Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән оештырылды. Ул быел өч көн дәвамында Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә бара. 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии