Танылган җырчы пластик операциядән соң саңгырауланган

Танылган Мәскәү җырчысы Елена Демидова өчен пластик операциянең азагы аяныч беткән. Ул хәзер авыртудан интегә, уйламаганда инвалидка әйләнә язган. Ул кыйммәтле клиникаларның берсендә битен "тарттырырга" булган. Операцияне медицина фәннәре кандидаты булган хирург ясаган.
Җырчы сүзләренчә, операция вакытында шартлаган тавыш ишеткән. Анестезия тәэсирендә ул вакытта  авырту сизмәгән. Авыртуны баса торган даруларның тәэсире беткәннән соң, мәхшәр башланган.
 
Ул колагына кагыла да алмаган, кагылса, ток тоткан төсле иткән. Хирург моны шулай булырга тиеш дип кенә аңлаткан. Әмма ике айдан соң да авыртулар басылмаган һәм җырчы үзенең әкеренләп чукраклана башлавын тойган, дип яза ШК.
 
Ул район хастаханәсенә мөрәҗәгать иткәч, аны МРТга җибәргәннәр. Пластик операция нәтиҗәсендә, тел асты нервы һәм селәгәй бизләренең тишелүе ачыкланган. Җырчының дәвалану өчен генә 650 мең акчасы киткән. Әмма әле ул элеккеге хәленә һаман да кайта алмый икән.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 

 

Последние комментарии