Татар эстрадасының иң якты йолдызлары яшь шагыйрәнең китабын рекламалый (ФОТО)

Яшь шагыйрә Ләйсән Сабитованың китапларын татар эстрадасының танылган йолдызлары кулларына тотып фотога төшә. Ләйсән ничек мондый дәрәҗәгә ирешкән, йолдызлар белән ничек таныш, алар талантлы шагыйрәнең шигырьләре белән таныш микәнен без Ләйсәннең үзеннән сорарга булдык.

Ләйсән Октябрьский шәһәрендә туып, үскән. Шунда ук мәктәпне тәмамлаган, техникумда хисапчы профессиясен үзләштергән. Бүгенге көндә Уфа Дәүләт икъдисат һәм сервис академиясенең Октябрьский филиалында югары белем ала. 20 яшьлек Ләйсән Сабитованың бүгенге көндә өч китабы бастырылган. 

- "Вконтакте" сайтында татар эстрадасы йолдызлары белән төшкән фотоларың күп, әллә бу синең хоббимы?

- Шулай дисәң дә була. Бу  җырчылар белән аралашу өчен дә файдалы.

- Син аларга китапларыңны тоттыргач, алар югалып калмыймы?

- Юк, алар киресенчә, кызыксыналар.

- Ләйсән, ничә яшеңнән шигырьләр яза башладың?

- Беренче тапкыр каләмне алганда миңа ун яшь иде, беренче шигырьләрем туды.

- Беренче китабың кайчан чыкты?

- Беренче китабым 2010 елны чыкты, "Любовь -  Мәхәббәт" дип атала. 

- Бастырылган китапларыңда шигырьләрең татарча гынамы?

- Юк, рус телендә язган шигырьләрем дә басылды.

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

 

 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
15.01.2012 01:41:24

Эйбэтен узегез языгыз да шулай тошеп карагыз))

09.01.2012 23:29:29

Эстрада - синен акылынга сыймас шул )) чем тупее тем лучше була ул )))

09.01.2012 15:10:20

Аңламадым: әллә йолдызларыбыз арзанайган, әллә шагыйрәбез бик бай нәселдән?
Нәрсә язды икән бу сеңелкәш, үрнәген бирмәссезме? Хәер, рус шагыйрьләреннән Пушкин белән Лермонтовны гына укып үстем шул мин, аңламаска да бик мөмкинмен...

04.01.2012 23:36:37

2, 6, 7нче фотолардагы "йолдыз"ларны танымадым. Нигә асытна кемнәр икәнен язмыйсыз?

04.01.2012 10:45:50

Кем сон бу шул кадар

03.01.2012 16:56:52

Илназ Сафиуллинны бик арзан сатып алган бу кыз. Сок хэм печеньега )))

03.01.2012 15:01:27

браво

Последние комментарии