Татар җырчыларының кайсы кайда гастрольдә?

Татар сәхнәсен Лещенко шаулатса, татар җырчылары Татарстаннан читтә концертлар кую белән мәшгуль. Дөрес, алар декабрь ахырына итәк-җиңнәрен җыеп, туган ояларына – Казанга кайта. Чөнки ай ахыры – галиҗәнап Яңа ел корпоративлары Сабан туе чорыннан кала иң икмәкле чорга керә. Ә шулай да кем кайларда концерт куеп йөри соң?


Филүс КАҺИРОВ:
– Өч атна авырып яттым әле. Филармония концерт залында узачак концертларыма хәлләнеп беттем шикелле. Бу минем биш еллык концерт эшчәнлегемә бер йомгак булачак. Программа «Төнге серенада» дип атала. Минем тарафтан моңа кадәр башкарылмый калган ретро-җырларны да бу кичәдә ишетеп булачак.

Айгөл САГЫНБАЕВА:
– Уфада сольный концерт куйдым әле. Шөкер, тамашачы бик тә яратып калды. Яңа елдан соң зур гастроль исемлеге көтә – Азнакай, Мөслим, Актаныш, шулай ук Башкортстанның күп кенә район-авылларында чыгыш ясармын, дип уйлыйм.

Илнар ЯЛАЛОВ:
– Әлегә әллә ни зур концертларым көтелми. М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрындагы эшчәнлегемне дәвам итәм. Яңа җырлар яздырам. Әле менә яңарак Оскар Усманов яңа җыр язып бирде. Язын Казанда концертымны куячакмын.

Рөстәм ЗАКИРОВ, Татарстанның атказанган артисты:
– Башкортстанга өч көнгә китеп барышым – Стәрлетамак, Уфа, Нефтекамскида сольный программамны тәкъдим итәм. Аннан декабрь ахырында үзебезнең Татарстан авылларында берничә концертым көтелә. Эшлибез инде, Яңа елны эшсез каршылап булмас.

Резидә ШӘРӘФИЕВА, Татарстанның атказанган артисты:
– Айның егермесенә кадәр Төмән якларында булачакбыз. Анда берничә кешелек төркем белән концертлар куярга җыенабыз. Аннан кайтышка Яңа ел корпоративлары көтеп тора. Кыш бабай бүләкләре артыннан йөреп, кибетләр баетасы бар. Былтыр телескоп сорап та, теләгәнен ала алмаган кызым Зөләйха могҗиза иясеннән лего конструкторы көтә. Быел Кыш бабай өметләрне акларга тиеш!

Лилия МУЛЛАГАЛИЕВА, Татарстанның атказанган артисты:
– Ижевск, Екатеринбург, Березовкада гастрольләр көтә. Дөресен генә әйткәндә, концертлар кайгысы түгел әле. Әш-мәшә килеп, кызымны бакчага урнаштырып, ияләндереп йөрим.

Ландыш НИГЪМӘТҖАНОВА:
– Концертлар Чистай, Казанда көтелә. «Татар җыры»нда катнашу-катнашмау турында әйтмим – ул сер. Улым Әнвәр, шәхси тормышым турында да сөйләргә яратмыйм.

Илсөя БӘДРЕТДИНОВА:
– О-о, санап бетереп булырмы икән? Шыгырдан, Чүпрәле, Башкортстан, Мари Элның Бәрәңге районы, Шәле, Бәкер... 28-29-30ында корпоративлар. Яңа елны гаилә белән өйдә каршы алып булса, рәхмәт инде. Нариман өченче сыйныфта укып йөри. Аңа энекәш яки сеңелкәш алып кайтырга да вакыт юк...

Мөнир РАХМАЕВ:
– Мин быел «Татар җыры»нда икенче кат «Алтын Барс» сыны алырга җыенам. Аннан соң инде Яңа ел кичәләрендә эшләячәкмен. Хәтта 31 декабрьдә дә җырлыйм. Хатыным үпкәсен белдерә, әмма яшәргә акча кирәк. 

Чыганак.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии