Татар җырчыларының туй хит-парады

ТМTV телеканалы тагын бер хит-парад тәкъдим итә. Бүгенге тема – җырчыларның туйлары:

 

Беренче урын хуҗасы бик гаҗәеп пар. Аларның тормышында ЗАГС, бизәлгән кортеж, ак туй күлмәге, кунаклар белән тулы рестораннар булмаган. Җитмәсә, берсе инде гаиләле, яшь аралары 13 ел тәшкил итә! Тик аларның гаиләсендә бер-берсенә карата олы сөю, хөрмәт, ярдәмләшү, мәхәббәт җимешләре Нариман бар. Сүз журналист Илфак Шиһапов һәм җырчы Илсөя Бәдретдинова турында. Әлеге пар бүгенгәчә рәсми рәвештә мөнәсәбәтләрен теркәмәгән. ЗАГСта Илсөя һәм Илфак гаиләсе бар дигән документ сакланмый, тик иманыбыз камил, алар адым саен мәхәббәтләре турында сөйләп йөрүче парлардан күпкә бәхетлерәк. 

Көмеш медаль ияләре, эстрада сандугачлары Зәйнәп-Зөфәр авылның салкын клубында язылышкан. Зәйнәп Фәрхетдинова белән Зөфәр Билалов 1988нче елның кышында гаилә кора. Шул көннән бирле алар – эстраданың иң матур пары. Ул вакытта кәләшне барлык йолаларны үтәп кияү йортына төшерәләр. Ә Зәйнәп белән Зөфәр бизәлгән Жигулида йөри. Яшь пар никахларын салкын авыл клубында терки. Кышкы зәмһәрир суыклар куркытмый аларны, рәхәтләнеп туй ясыйлар. Тиздән җырлы гаилә көмеш туйларын да билгеләп үтәчәк. Ә хәзер Билаловлар гаиләсе (Зәйнәп ханым бары тик сәхнәдә генә Фәрхетдинова) ике егет үстерә.


Бронза медаль хуҗалары Латыйповлар. Динә һәм Рафаэль Латыйповларның гаилә корып яшәвенә инде 27 ел вакыт узган икән. Ә шулай да туй көннәрен бүгенгедәй хәтерлиләр. Ике көн кияү, ике көн кәләш ягында туйлый яшьләр. Бер кызык вакыйга Рафаэль абыйның исендә калган: кыз алырга килгәч, бер табак кабартма ашаган ул. Эш шунда ки, өй ачкычы шул кабартмаларның берсендә булган. Менә шундый сынаулардан курыкмыйча, Динәсенең күңелен яулый һәм үрнәк гаилә башлыгы булып яши ул.


4 урында бер-берсенә «җанашым» дип дәшүче Ләйсән Гыймаева һәм Булат Бәйрәмов. Аларга никахны 9 майда – Җинү бәйрәмендә укыганнар. Бу җиңү Булатныкымы, Ләйсәннекеме икәнен әйтә алмыйбыз. Тик алар эстрадада иң матур парларның берсе икәнен төгәл беләбез.


Хит парадта искәрмә ясап, 5 урынны без әлегә кызыгырлык кәләшләр рәтендә йөрүче Диләрә Илалетдиновага тапшырыйк әле. Чөнки Диләрә үзенең туен бик ачык күзаллый. Ә кунакка ул Стас Михайловны чакырырга тели. Чибәр туташның күлмәге ап-ак төстә, бал итәкле озын күлмәк булачак. Сез эстрадабызның иң чибәр кызын туй күлмәгендә күз алдына китердегезме инде? Диләрәнең сүзләренә караганда, ул хәзер модага кереп килүче кыска итәкле туй күлмәкләрен бер дә өнәми икән. Кеше гомерендә бер генә була торган туйда кәләш, һичшиксез, классик стильдәге күлмәктә булырга тиеш, дип саный җырчы. Ә менә кунакларга килгәндә, ул туена җырларга Ани Лорак белән Стас Михайловны чакырырга тели. Туйның нинди буласын белдек. Егет кенә табасы калды. Хәер, мондый кызга кавалер озак көттермәс.


6 урын хуҗасы Ринат Рәхмәтуллин хатынын алырга 16 машиналы кортежда килгән. Ул елларда бу күрелмәгән хәл булган. Яңгыр белән дус булган җырчының туе бик коры җәйдә узган. Юлда хәтта 20 см калынлыкта тузан иде, дип искә ала җырчы. Шуңамы, теге 16 машинадан торган кортежны тормыш иптәше исендә дә калдырмаган. Ә бүген Ринат абый ике кыз атасы һәм яраткан тормыш иптәше.


7 урын хуҗасы Әлфинә Әзһәмованы туй көнендә урлап киткәннәр. Җырчы кияүгә октябрьнең бер шыксыз көнендә чыккан. «Ни өчен шулай булуын үзем дә аңлап бетерә алмыйм», – ди ул. Тик туйдагы гадәттән тыш хәлләр моның белән генә бетмәгән. Әлфинә ханымны туй көнендә яңа гына армия сафларыннан кайткан күрше егете урлап китә. Әлеге егет белән умарталыкта озак кына сөйләшеп утыра алар. Бары тик бер көтү кунак эзләп килгәч кенә, үзенең кияүгә чыгасын, туй күлмәгендә булуын абайлап ала ул. Тик ничек булса була, җырчы кияүгә чыга.


Сез туй үткәрергә иң кулай вакыт җәй дип уйласагыз, Илдар Әхмәтов сезнең белән килешмәс. Ул бүген 8 урын хуҗасы. Һәм ул салкын кышта өйләнүче кайнар канлы егетләрнең берсе дә. Әхмәтов бүгенге көндә ике егет әтисе. Быел аларның гаиләсе агач туйларын да билгеләп үтәргә тиеш.

Узган җәй кем туе белән шаулавын сез, әлбәттә, яхшы хәтерлисез. Бу хакта язмаган газет-журнал калмады бугай. 9 урын хуҗасы – Иркә. Әлеге парның танышу, кавышуында әллә ни серләр юк. Алар күпләр кебек үк туйда таныша. Тик менә очрашып йөргән арада ук Иркә Артурдан 8 тапкыр китәргә өлгергән. Тик егет сүзендә нык торган. Нәтиҗәдә, бүген Иркә Шабакаева фамилиясен йөртә!


Унынчы позицияне шактый кызыклы пар алып тора –  Айгөл һәм Ленар. Алар нибары 3 кенә көн очраша. Ленар хәрби кеше булу сәбәпле аңа ерак сәфәргә китәргә кирәк була. Тик ул Айгөлгә үлеп гашыйк була. Һәм тәкъдим ясап өлгерә. Айгөл риза була. Яшь пар Себергә бергә китә. «Туй көнен бик яхшы хәтерлим, – дип елмая күп еллар үткәч бәхетле Айгөл Бариева. Чөнки безнең туй машинасы да,туй күлмәкләре дә, бернәрсә дә юк иде. Без Енисейск шәһәрендә языштык... Ләкин ул вакытта бездән дә бәхетлерәк кеше юк иде», – дип уртаклаша бер егет, бер кыз әнисе Айгөл Бариева.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
27.03.2013 11:58:11

Кызыыык,молодцы хэрберсе:)))

25.03.2013 16:32:15

23.03.2013 21:37:15

Шакировлар кайда? Гүзәл белән Илдар да юк , ялгызлар бар, зерә кызык булган

22.03.2013 17:51:42

вообще кызык!

Последние комментарии