Татар кызы - дөнья опера сәхнәсендә

Әле күптән түгел генә Татарстанның халык артисты, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры солисты Альбина Шаһиморатова Мария театрының яңа сәхнәсендә (Санкт-Петербург) В.А.Моцарт иҗатына багышланган зур концертта чыгыш ясады.
Рәсми сайтта татар җырчының эш планына «Моцартлы көзге сезон»да (Albina Shagimuratova’s autumn with Mozart) катнашу билгеләнгән. Алар арасында  Бавария Дәүләт операсында (Мюнхен) һәм Метрополитен Операда (Нью-Йорк) ангажементлар каралган, дип хәбәр итә "Интертат.ру" электрон газетасы.
 
14-27 ноябрьдә Альбина Бавария операсында «Тылсымлы флейта» спектакльләр тезмәсендә (сәхнәгә Август Эвердинг куйган, дирижеры - Ивор Болтон) Төн Патшабикәсе партиясен башкара. Декабрь ахырында (16-26 декабрь) җырчыны Метрополитен Операда көтәләр - Раштуа алдыннан биредә шулай ук «Тылсымлы флейта» уйналачак. Бу юлы Джулия Тэймор спектакльне бик үзенчәлекле итеп сәхнәгә куйган, дип раслый сәнгать белгечләре.
 
Февральдә Альбина Шаһиморатова атаклы Ла Скала театрында (Милан) чыгыш ясарга җыена. Анда ул Г.Доницеттиның «Лючия ди Ламмермур» операсында төп партияне башкарачак. Афишада 6 спектакль тәгаенләнгән.
 
2012 елда Лючия ди Ламмермур роле өчен Казан кызы Альбина Шаһиморатова  Россиянең «Алтын битлек» милли театр премиясенә лаек булган иде, дип хәбәр итә Татарстан Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии