«Татар радиосы» ди-джее Рәмзиянең игезәге бар (ФОТО)

Рәмзияне бер көнне радиода эфирда утырган чакта курсташ кызы шылтыратып аптыраткан. Дус кызлары финанс һәм икътисад институтында Рәмзиянең игезәген күргәннәр! “Рәмзия! Рәмзия!” - дип чакырып караганнар аны, ләкин Рәмзиягә бик охшаган туташ хәтта борылып та карамыйча алга таба атлавын дәвам иткән.

Шунысы кызык, чынлыкта Рәмзиянең игезәк сыңары юк. Ләкин, Рәмзиянең Рәзинә исемле бер туган сеңлесе бар икән! Һәм алар бер-берсенә ике тамчы су кебек охшаган! Хәтта ничә ел буе бергә укыган дус кызлары да Рәмзияне сеңлесе белән бутый! Мондый хәлләр бик еш кабатланыр, мөгаен. Чөнки Рәзинә апасыннан үрнәк алып, быел финанс һәм икътисад институтына укырга кергән, дип яза "Татар радиосы" сайты.

Рәмзиянең сүзләренә ышансаң, кызларның охшашлыгы тышкы кыяфәт белән генә чикләнми. Аларның тавышлары, сөйләү рәвешләре дә бер төрле икән. Рәмзия белән сеңлесенең ни дәрәҗәдә охшаганлыгын сез дә күрегез әле! Я, кайсы Рәмзия, кайсы Рәзинә, таныдыгызмы?

1

2

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
06.10.2012 16:13:01

Бутарлык охшашлык юк.
Бу очракта бертуган кушылып языла.

05.10.2012 18:48:09

бу кызны хэр конне институтта курэм, чыннан да ошашканнар)

Последние комментарии