"Татар радиосы" коллективы табигать кочагында ял иткән (ФОТО)

"Татар радиосы" үзенең дус коллективы белән көзге айларны каршы алу уңаеннан гаиләләре һәм якыннары компаниясендә табигать кочагына ял итәргә чыкты. Ял итәсе урында балыклы күл булуын алдан белгәнгә, барысы да кармакларын хәстәрләп килгәннәр иде.

Килеп җитүгә үк олысы да, кечесе дә берсен-берсе уздыра-уздыра балык тота башладылар. “Яңалыклар” тапшыруын алып баручы Райнур Шакиров балык тоту буенча “рекорд” куйды. Аның кармагына 3 килограммлык сазан эләкте.Балыкны тоту саны буенча, төгәл икенче урынга техник директорыбыз Равиль абый Хадиев лаек булды. Билгеле Равил абыйга мондый дәрәҗәгә ия булырга аның улы Ильяс ядәм итте. Ул балыкларны берсе артыннан берсен эләктереп барды.

Бәйрәмов гаиләсендә һаман бәйрәм инде! Бу юлы кечкенә кызы Зифа гомерендә беренче тапкыр балык тотып, әтисен сөендерде. Шатлыклы вакыйганы фотосүрәткә тошерә-тошерә Булат арып бетте.

Ильяс Газизов исә хаман кызлар арасында булды. Аларны көймәдә йөртеп күлнең уртасында төшереп калдырды! Курыкмагыз, нәкъ күл уртасында утраучык бар иде! Ильяс белән Ислам (директорыбызның олы малае) балаларның да күңелен күрделәр. Аларга күл буенда онытылмаслык сәяхәт бүләк иттеләр.

Dj Айваз да тик утырмады, аңа укытучы вазыйфасын үтәргә туры килде. Ул балаларны җыеп мастер-класс күрсәтте! Балык тоту кагыйдәләре белән таныштырды, хәйләле серләренә өйрәтте.

Атналар буе туктамый яуган яңгыр байлыгыннан да өлеш чыгарырга өлгердек. Балык тотып арыганнар, урманга, гөмбә җыярга ашыкты. Уңышларыбыз мул булды, инде кышка тозлап куясы гына калды.

Кайтуыбызга кап-кайнар мунча әзер иде. Мунчадан чыккач, йола буенча, гөрләп торган самовардан чәй эчмичә булдыру мөмкин түгел иде! Баллы, татлы чәк-чәк белән чәйләр эчеп, яраткан Казаныбызга юл тоттык, дип яза "Татар радиосы" сайты.

1

2

3

4

5

 

 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии