«Татар радиосы» туган көненә үзенчәлекле торт әзерләгәннәр (ФОТО)

Балалар туган көннәренә машина, мультфильм геройлары сурәтләнгән тортлар бүләк итәләр. Ә менә радио формасын алган тортны күргән юк иде әле.


Казанда 100,5 FMда сөйләүче «Татар радиосы»на шушы көннәрдә 12 яшь тулды. Шул уңайдан әлеге үзенчәлекле тортны эшләткәннәр дә инде. 12 шәм генә җитми.

Узган елларны 30 августта «Татар радиосы» Камал театры каршысында туган көнен зурлап уздыра иде. Кызганыч, быел андый урам бәйрәме көтелми.

«Татар радиосы»н чын күңелдән котлыйбыз! 12 яшь ул сезгә уен-көлке түгел. 12 яшьтән, беләсегез килсә, машинаның алгы утыргычына утырып йөрергә рөхсәт ителә!


 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
29.08.2013 22:35:54

рэмзиялэре сакау инде. ачуланмагыз. ник радиога алалар. менэ голназны никтер яратып тынлыйм. шундый шат кунелле кешегэ охшаган

29.08.2013 20:31:37

бөтенесенә дә җитте микән инде?

29.08.2013 19:54:55

БИГЕРЭК КЕЧКЕНЭ)

Последние комментарии