Татар тамадалары очрашу үткәрде (ФОТО)
Бүген татар телендә мәҗлес алып баручы тамадалар бик күп, күбесе танылган артистлар. Элек кытлык булса, бүген сайлау мөмкинлеге дә зур, җаның теләгәнен сайлый аласың. Кагыйдә буларак, мәҗлестә тамада ял итми, киресенчә, җиң сызганып тырышып эшли, кеше күңелен күрә. Менә шушы көнкүреш ыгы-зыгысыннан бераз ял итәргә теләп, Казанның иң танылган тамадалары очрашу оештырырга уйлаган.
"Очрашуның максаты - танышу һәм аралашу. Анда килгән 17 кеше арасында дәрәҗәле кешеләрнең мәҗлесләрен алып баручылар да, әле танылмаган, әмма кызыклы фикерле тамадалар да бар иде. Без биредә тәҗрибә уртаклаштык, теге яки бу ситуацияне бергәләп анализладык. Алып баруның яңа тенденцияләре, яңа алымнары турында сөйләштек. Күбесе үзе өчен бик күп яңалык алып кайтып китте. Очрашу кызык булды, җылы мохиттә узды", дип белдергән "Интертат.ру" сайтына татар тамадалары очрашуын оештыручы Алсу Фазлыева.
Комментарии
тамада Айгуль Бареева кайда? Лилия Муллагалиева тамада - кайда?
таптылар профессия...
Бер симпатичный кешедэ юк араларында.