Татар туйларында иң тапталган һәм тозсыз теләкләр рейтингы (ТОП-20)
1. Ир – баш, хатын – муен!
2. Хатыным әйткән сүзләргә мин дә кушылам!
3. Без нәрсә инде, без инде авылдан килдек инде...
4. Тормыш булгач, савыт-саба да шалтырамый тормас...
5. Йәгез, шул хөрмәткә!
6. Я по-татарски понимаю, но скажу на русском...
7. Мин сине роддомнан алганыбызны хәтерлим...
8. Тормыш дилбегәсен кулыгыздан ычкындырмагыз.
9. Бу мәҗлестә яңгыраган бөтен теләкләргә мин дә кушылам!
10. Иң мөһиме сәламәтлек. Сәламәтлек булмаса – берни булмый. Сәламәтлек булса – бар да була.
11. Гомерегез - бәхетле, бәхетегез - гомерле булсын!
12. Штрафной!
13. ... бездән теләк шул сезгә!
14. Футбол командасы хәтле балалар үстерегез.
15. Тормышыгыз да шушы туй кебек матур булсын.
16. Бүген сезнең язылышкан, никахлашкан көнегез...
17. Гаилә учагыгыз сүнмәсен, тормыш гөлегез шиңмәсен.
18. Мин хәзер сөйли башласам, елый башлыйм, гафу итегез.
19. Ә хәзер үзем язган шигырьне укып китәсем килә. 12 генә куплет ул...
20. Чота бер дә баллы түгел әле бу. Әче!
Фото: vk.com
Комментарии
Ир - баш, хатын-калганы!
Ирем эйткэнгэ мин дэ кушылам.
Без менэ, авылдан гына килсэк тэ, шуны эйтэ алам!
Тормыш булгач,савыт-саба шалтырап ала инде! Ватылмасын гына! Шалтыратасыгыз килмэсэ, пластикны алырга була анысы.
Бэтэ..., эле хаман эчмэгэннэр икэн! Купме сойлэп була??
Мин татарча сойлэшэ белэм, ну кеше алдында эйтэ алмыйм!
Тукта, роддомнан сине апчыккан идем мени мин? Нигэдер, этиен шикелле истэ калган.
Дилбегэ бер ычкынса, тормыш тэртэгэ тибэ башлый! Так что, ычкындырмагыз! И вапшы, тормыш ул, ананны ормыш!
Бу мэжлестэ янгыраган телэклэргэ кушылам.
Эйтерлек нэрсэ калмады ич инде..
Ин мохиме сэламэтлек, сэламэт булмасан калганы булды ни,булмады ни, акчан эз булуы да борчымый,тещан киткэнгэ дэ куанмыйсын!
Гомерегез озын, озыныгыз гомерле булсын.
Мин хэзер елап алыйм эле башта, аннан берэр нэрсэ эйтермен, уйлагач!
Иң кызыгы шул - туйга якын итеп килгән кеше бер гаеп тә күрми бу әйтелгән сүзләрдә! Ә инде туйга килгән кунак мәҗбүри чакырылып мәҗбүри утыра икән туйда кайчан бетәр инде дип, гел булмаган гаепне дә күрә, әле кайтып өч тиенлек тә булмады туйлары дип гайбәт тә сата!
Бик акыллы булсагыз, языгыз, үзегез нинидирәк теләкләр теләр идегез. Сезнең теләкләрне дә укып карасы килә.
эле чакырсалар шунда 14 тапкыр да барасыз, ерактан.
сон, белгечлэр, нэрсэ телэргэ сон???
Колхозниклар базары короче...Шуна йореседэ килми шул туйларга,одно и тоже.
фу,культура дигэн нэрсэ кубрэк булсын иде.Чирмешэн районында эллэ 13 тапкыр туйда булдык,анда нэгь шулай сойлэшэлэр.Косасылар килеп бетэ.
Безне уважать итсәгез до дна эчәсез
Улэ яздым)))))
Татар туенда татарлар урысча: "Любите друг друга, уважайте друг друга..."// Әхәзер мин яшьләргә җыр бүләк итәсем килә" (шуннан башны моңсу рәвештә кырын салып, йөзне "трагическийлатып", күз читләрен моңсу кыйшайтып ике җырның берсе җырлана - я "Айрылмагыз", я "Чәчкәләрнең нигә кирәге бар"// Әти әниләрне ике яктан да тигез күрегез!!!".