Tatarka Алтыннан яңа КЛИП!

Бүгенге көндә иң популяр татарча клип Салаватныкы да, Хәния Фәрхинеке дә түгел, ә интернет челтәрендә 14 678 189 кеше мөкиббән китеп караган “Алтын” җырына төшерелгән клип. Аны Tatarka тәхәллүсе астында җырлаучы видеоблогер Ирина Смелая башкара.

Чын мәгънәсендә “смелая” кыз “Мин алтын матур чәчәк” дип җырлап күпләрне шаккаттырды. Ул үзе тумышы белән Яр Чаллыдан, милләте буенча яртылаш татар икән. 20 яшендә Санкт-Петербург шәһәренә күченгән. Ирина видеопроектлар алып бару белән шөгыльләнә. YouTube видеохостингында “Татарские будни” блогын алып бара, каналга 204 меңнән артык кеше язылган.

Алтын татар кызларына хас булмаган клипны әле аңларга да өлгерми калдык, инде Tatarkaдан чираттагы иҗат җимеше – «U can take» җырына төшерелгән яңа клип. Кыска гына вакыт эчендә YouTube каналында әлеге видео да ярты миллионнан артык кеше карарга өлгергән. Җырны Tatarka тормыш иптәше Илья Прусикин башкара. Текст татар телендә, ә менә кушымтаны җырчының ире инглизчә башкара. Сүз уңаеннан, Илья Прускин Little Big төркемен оештыручы кеше.

“Алтын” җырының сүзләр авторы татар альтернатив музыкасын алга сөрүче Yummy Music студиясе җитәкчесе, рэпер Ильяс Гафаров. Ул үзе дә клиптан мәгънә эзләмәскә өнди... 

Чыганак: "Интертат.ру" сайты

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии