Татарстанга «Буран әбиләре» килә? (ВИДЕО)

Бу хәбәр яшен тизлеге белән таралды. 30 июнь көнне Балтач районы Чепья авылында удмурт халкының милли бәйрәме Гырон Быдтон узачак. Ел саен зурлап уза торган бу чарага авыл халкы “Евровидение” йолдызлары “Буран әбиләрен” көтә. Моңа ышанмыйча, кичекмәстән Мәскәүгә “Бурановские бабушки” төркеменең продюсерына шалтыраттык.

“Бу хәбәрне беренче ишетәбез, - диде “Туйлар.ру” хәбәрчесенә Елена Самуйлова, - Безнең гастрольләр графигы 2013 елга кадәр тулы һәм анда Чепья авылы юк. Бәлки, әбиләр килергә үзләре вәгъдә иткәндер? Удмурт бәйрәме булгач, бәлки, берәр туганнары, дуслары чакыргандыр? Белмим”.

Балтач районы хакимиятендә исә “Буран әбиләре” килү турындагы хәбәрдән көлделәр генә...


 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии