«ТМТВ татар музыкаль телеканалы премиясе»н тапшыру тантанасына кагылышлы 7 кызыклы ФАКТ

1. Әлеге тантана быел өченче тапкыр уздырыла. Шуңа күрә ул “өченче биеклек” дип атала һәм өчле саны тамашаның башыннан алып ахырына кадәр барачак.

2. Алдагы еллардагы кебек үк, быел да “кызыл келәм” булачак. Ул сәгать 15.00 дә  башланачак. “Кызыл келәм”нән 70 тән артык җырчы узар дип көтелә.

3. Концерт өлеше 18.00дә башланып, төнге унбердә тәмамланачак.
 
4. Быел лауреатларны 40тан артык номинациядә билгеләячәкләр. Алар арасында “Яңа дуэт”, “Алтын хитлар авторы”, “Егетләр мәхәббәте” һәм “Хатын-кызлар мәхәббәте” кебек яңалары да булачак. Моннан тыш, телеканал белән берлектә эшләүче, Татарстанда сыйфатлы клиплар төшерү буенча алдынгылар рәтендә булган ТМТВ Production коллективы төшергән иң яхшы клип иясе дә премиягә лаек булачак.  
 
5. Тамашаны алты алып баручы алып барачак. Алар сәхнәгә өчәрләп, өчәрләп чыгачак. Беренче өчлектә - Гөлназ Сәфәрова, Айваз Садыйров һәм Айрат Ильясов. Икенче өчлектә – Иркә, Рифат Зарипов, Рамил Шәрапов.    
 
6. Тамашачыларга “Музыкаль биеклек” сыннары тапшырылачак.
 
7. Тамашаны туры эфирда карап булачак. Ләкин шунысын белеп торырга кирәк: туры эфир сәгать 17.00дә “кызыл келәм”не күрсәтүдән башланачак.   
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии