Төшләр аша сорауларга җавап эзлибез (ТЕСТ)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

1. Зәңгәр төн әкрен генә шәһәрне каплап ала. Синең бүмәңдә тыныч кына музыка уйный, башыңа төрле уйлар керә. Син:

а) Көнеңнең тәртибе синең өчен мөһимерәк, шуңа күрә бер үк вакытта йокларга ятасың. - 1

б) Тормыш көтелмәгән вакыйгаларга бай, син аларның барысын да кичереп карыйсың килә. Бүген син таң атканда ятсаң, иртәгә бөтенләй йокламаска мөмкин. - 3

в) Йокларга соң ятасың, кич белән эш яхшырак эшләнә. - 4

г) "Бүген иртәрәк ятсам, иртәгә яңа тормыш башлармын, мөгаен" - дигән уйлар керә башыңа һәр кич, ләкин... - 2

 

2. Йокларга вакыт җитте, син инде ятакта. Мендәреңнең җылысын, юрганыңның рәхәтлеген тоясың. Син:

а) Йокыга китәр алдыннан үткән көнеңә анализ ясыйсың, киләсе көнгә планнар корасың. - 1

б) Башың мендәргә тию белән йоклап китәсең. - 3

в) Үзеңнең киләчәк тормышыңны уйлап, булмаган планнар корып, озак кына хыялланып ятасың. - 2

г) Иртәгә нәрсә кияргә икән дип баш ватасың. - 4

 

3. Син йоклап киттең, матур төшләр күрәсең. Нинди алар?

а) Төшләр киләчәкне күрсәтергә мөмкин. Дөрес юрасаң, кайвакыт алар килеп чыккан борчуның чишелешен табарга булыша. - 3

б) Фантастик төшләр керә сиңа! Алар арасында планеталар, йолдызлар да булырга мөмкин. Гадәттә алар бернинди яңалык та китерми, тик кәефне күтәрә торган төшләр. - 2 

в) Синең төшеңә гел Ул гына керә. Бу төшләреңне син көне буе башыңда йөртәсең, алар сиңа тынгылык бирми, ә Ул бу хакта уйлап та караганы юктыр, мөгаен... - 1

г) Синең төшләреңдә бер китапта да очрый алмый торган вакыйгалар була, аларда хисләр, кичерешләр ташып тора. - 4

 

4. Син төшләр дөньясында йөргән арада, өнеңдә ни майтарыла?

а) Ятак уртасында, кулларыңны башыңа куеп ятасың. - 4

б) Ятакны аркылыга бүлеп ятасың, әниең сокланып бетә алмый :) - 3

в) Юрганыңа төренеп бетеп ятасың, кемдер килеп сине төшләр дөньясыннан алып китәр дип, курку кичерәсең. - 2

г) Юрганның бер почмагын кочаклап ятасың. - 1

 

5. Торыр вакыт җиткәч, син күзләреңне ачасың да...

а) Йокыдан айный алмыйча яткан кешеләрне аңламыйсың. Уянып, үз-үзеңне рәткә кертеп, ашап-эчәр өчен синең вакытың җитәрлек, беркайчан да соңга калмыйсың. 3

б) Озак кына йокыдан айный алмыйча ятасың. - 2 

в) Көннең инде икенче яртысы башлана, синең һәрвакыттагыча кәефең юк. - 1 

г) Йокың туеп уянасың, тик ятактан торып нәрсәдер эшлисең килми. Кире юрганга төренеп йокыга китәсең килә. - 4

 

6. Иртәгә сине бик мөһим эш көтә, син үзеңнең көчеңә ышанмыйсың.

а) Алай булырга һич тә мөмкин түгел! Син һәрвакыт үзеңнең булдыра алачагыңа ышанасың. - 2

б) Иртәгесе көн җитсен әле. Тормышта гел ниндидер вакыйгалар булып тора, аның өчен борчылу кирәк түгел. - 1

в) Ничек тә булса бүген үк киләсе көнгә әзерләнәсең, тик, вакыт бик тиз үтә, йокы да килә. Иртән торып әзерләнергә буласың, тик йокы көчлерәк булып чыга. - 3

г) Бөтен эшне соңгы көнгә кадәр сузып йөрисең, тик борчулы төн җиткәч, әзерләнергә утырасың. Иң мөһимен кич карап, җайлысын иртәнгә калдырасың. - 4 

 

7. Күпме көткәннән соң, ниһаять, ул сиңа игътибар итте! Иртәгә сезнең беренче икәүдән-икәү генә очраша торган көнегез.

а) Уйлар сиңа йоклап китәргә ирек бирми! Нәрсә кияргә, нәрсә әйтергә дип баш ватасың син. - 1

б) Нәрсә кияргә белмичә, йокың кача. Яңа күлмәк алырга вакытың булмады, әниең күлмәкләре сиңа ярамый. Шулай итеп, син төне буе тегү машинасы каршында утырып чыгасың. - 2

в) Көне буе канатланып йөрисең. Син бик шат! Таң атканда гына йокыга китәсең. - 4

г) Барысы да әзер! Күлмәк, туфли... 10 минутка соңга калырга гына кирәк! - 3 

 

8. Бүгенге төнне ялгыз үткәрергә туры киләчәк, өйдә син берүзең.

а) Моңсу, өйдә аеруча тыныч, дип уйлыйсың, гадәттәгечә йокларга ятасың. - 2 

б) якын кешеңә шалтыратасың, шулай итеп, вакыт бик тиз узып китә. - 4

в) Син үзеңне хуҗа итеп хис итәсең, кәефең аз гына да кырылмый! - 3

г) Мондый уңышны кулдан ычкындырырга ярамый! Телефонны алып, бөтен дусларыңны җыясың. - 1

 

9. Синең йокың туймаган көнне иптәш кызың туган көнен үткәрә. Синең үтереп йокың килә.

а) Иптәшеңнән аз гына йокы туйдырып алыр өчен почмак сорыйсың. - 4

б) Бөтен кешедән качып, тавыш ишетелми торган җиргә кереп ятасың да, рәхәтләнеп йоклыйсың. - 2

в) Җыелган кунаклар синең күңелеңне күтәрә, йокы турында син бөтенләй онытасың. - 1

г) Бәйрәмнәргә син яраткан кешең белән генә йөрисең. Ә инде ул яныңда икән куркыныч түгел, йокың да килми... - 3

 

10. Кайбер вакыт, нинди дә булса таныш булмаган җиргә килеп кергәч, бу хәл инде синең белән булган төсле тоела сиңа. Төшеңдә күрүең мөмкинме?

а) Синең төшләрең чынга аша торганнардан түгел. Бәлки, син инде монда булгансыңдыр, хәтереңнән генә бозылган. - 2

б) Төшләрнең чынга аша икәненә нык ышанасың. - 3

в) Синең төшләрең бөтенесе дә диярлек чынга аша. - 4 

г) Төшеңә кергән һәр вак-төяккә игътибар итсәң дә, мондый хәлнең булуы мөмкин түгел. - 1 

 

Нәтиҗәләр:

11 баллдан артмаган: Синең урының көчле кешеләр арасында. Син беркайчан авырлыклар алдында баш ия торган кеше түгел. Үз көчеңә үзең ышанып, максатынга таба атлыйсың. Янәшәңдә үзең кебек көчле кешеләрне йөртәсең. Елак, тормышка зарланып яши торган кешеләрне җенең сөйми! Ниндидер кешеләрне яратып бетермәсәң дә, аларны үз яныңда тотасың.  Яңыңда көчле, үзенең ни теләгәнен белә торган кешене күрәсең килә. Әгәр син гашыйк булсаң, тугрылык күрсәткече булачаксың.

12-23 балл: Күңел ачып, тормышның бар рәхәтен үз өстеңдә тоеп яшәүче син. Ниндидер мәҗлескә бару өчен сине озаклап, сөйләштерергә кирәкми, шул ягыңны дусларың бик ярата. Теләсәң, төрле җыелышның үзәге була аласың. Ә инде якыннарың, туганнарыңа килгәндә, аларга синең белән алай ук уңайлы түгел. Гадәттә, иртән синең гел кәефең булмый. Бу ягыңны үзгәртергә тырыш, яхшылыкка илтми ул сине. Үзеңә көчле, нык характерлы кеше эзлә.

24-35 балл: Балалардан артык аерылып тормыйсың. Тиз үпкәлисең, әйтелгән сүзне гел үз адресыңа кабул итәсең, үзеңнең кәефеңне еш кына үзең бетерергә оста. Ләкин башка кешеләргә син тыныч карыйсың, беркемне дә үз дөньяңга кертергә ашыкмыйсың. Сиңа тыныч, түземлек белән караган кешегә син тиз арада ачылып бетәсең. Сине чын күңелдән яратып, күңелеңне күрердәй кешене көтәсең. Үз яшьтәшләрең арасында андый кешене эзләмә.

36 баллдан артык: Һәрвакыт бөтен җирдә өлгерәсең, яхшырак һәм тизрәк эшли алганыңга ышанып, үзеңне гел сүгәсең. Янып, тормышны тәгәрәтеп яши торганнардан. Кешеләргә карата син бик аңлаучан, дусларың сине ярата.  Сиңа еш һәм бик тиз гашыйк булалар. Барлык кеше белән тиз арада якынлашырга өлгерәсең. Яраткан кешеңдә  гел тәҗрибә үткәрәсең, аны бөтен яктан тикшереп карыйсың. Янәшәңдә көчле, уңышка омтылган кеше кирәк.

 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
05.03.2012 12:44:31

наутбук

04.03.2012 00:46:30

Тестнын результаты чыннан да дореслеккэ туры килэ. Бик тэ ошады. Бик зур рэхмэт!!! Лэкин, текстны бастырганда бераз хаталарга игътибар итсэгез, тагын да эйбэтрэк булыр иде :=)

Последние комментарии