Туй күлмәге сайлыйбыз (ФОТО)

Агач яфрак белән, ә кеше кием белән гүзәл ди халык мәкале. Туйның төп бизәге саналган кәләшне күргәч бу сүзләрнең хаклыгына тагын бер кат инанасын. Мондый җаваплы бәйрәмгә килешле күлмәк сайлауның никадәр катлаулы икәнен гүзәл затлар үзләре генә белә торгандыр. Ул максаттан кияүгә чыгарга әзерләнүче кызлар бик күп кибетләрне әйләнә, хәтта махсус дизайнерлар да яллый. Нинди төстәгесенә, нинди фасондагысына тукталырга белми. Бер сүз белән әйткәндә, мәшәкатьләрдән баш әйләнерлек! Шуны истә тотып, кәләшләрнең хәлен җиңеләйтү өчен туй күлмәкләрен берничә төркемгә бүлдек – күңелегезгә кайсы ошый, шунсын сайлагыз.

1. Кабарып торган туй күлмәге

Исеменнән аңлашылганча, әлеге күлмәкләрнең фасоны бик кабарынкы була. Күпсанлы кунаклар җыелган, киң залларда оештырылган туй өчен бу фасон бер дигән. Шуңа да әлеге төр туй күлмәге иң киң таралганы санала. Итәге киң булганлыктан кәләшнең биле нәзегрәк күренә, бу үзенчәлек кайсы гүзәл затның күңеленә хуш килми икән?! Ләкин андый өстенлегеннән тыш әлеге вариантның бер уңайсыз ягы да бар – утырганда, машинага яисә ишекләрдән кергәндә күләмле итәк шактый комачаулый. Шулай да итәк астыннан кигән боҗраларны оста итеп тотарга өйрәнсәгез, киң итәк мәшәкать булып тоелмас.

    

2. Шлейфлы күлмәк

Әлеге төр туй күлмәкләре кабарынкыларыннан да катлаулырак. Шул ук вакытта купшырак та күренә. Мондый күлмәкне сайлаганда туйның кайда үтәчәген исегездән чыгармагыз, кечкенә кафе яисә өйдә узган бәйрәм өчен әлеге күлмәк уңайсыз вариант. Күлмәкнең шлейф өлеше зур игътибар җәлеп итә, шуңа да аны үзенә нык ышанган, горур холыклы туташлар сайлый. Туй мәҗлесе узачак ресторан яисә ЗАГСка керү юлында киң һәм затлы баскычлар бар икән - күлмәк шлейфы аеруча эффектлы күренәчәк.

    

3. Сыланып торучы туй күлмәге

Безнең илдә югарыда карап киткән күлмәкләр популяр булса, чит илләрдә туй күлмәкләренең башка төрләре дә киң таралган. Әйтик, сыланып торучы күлмәкләр. Мондый туй күлмәген күрүгә үк аның иясе бик нәфис, тыйнак һәм нечкә зәвыклы туташ икәнен аңлыйбыз.

    

4. Тулы гәүдәле кәләшләр өчен туй күлмәге

Зифа буйлы кәләшләргә туй күлмәген сайлау әллә нинди авырлыклар китерми, ә менә тулы гәүдәле хатын-кызларга бу очракта шактый катлаулы. Андый фигура ияләренә белгечләр кабарынкы күлмәк кияргә киңәш итми. Ә киресенчә, күлмәк никадәр гади, шулкадәр әйбәтрәк. Итәге бераз киңәйгән итеп тегелгән күлмәккә тукталсагыз, ялгышмассыз. Тулы гәүдәле туташларның җилкә-куллары да, гадәттә, ябык булмый. Шуңа күрә күлмәкнең ул өлешләре ябылган булса, сез үзегезне ышанычлырак тоярсыз.

    

5. Төрле төстәге туй күлмәге

Күлмәкнең төсләренә тукталсак, монда да фантазиягә җирлек бар икәнлеген күрәбез. Соңгы елларда ак күлмәкләр белән беррәттән шампань төсендәге күлмәкләр киң таралды. Әйтергә кирәк, бу төс бөтен кешегә дә килешеп бетми. Мәсәлән, зәңгәр күзле, чем кара чәчле кызларга яисә көлсу блондинкаларга. Шампань төсе аларның бит тиресен сәламәт түгел итеп, ә күзләрен тонык күрсәтергә мөмкин. Алар ак төскә өстенлек бирсә, йөзләре яшәреп китәчәк, балкып торган кебек күренәчәк. Шампань төсендәге туй күлмәген исә яшел күзле, алтынсу яисә җирән чәчле чибәркәйләр сайласа яхшы. Моннан тыш туй күлмәгенең ал, сыек зәңгәр, шәмәхә, кызыл төсләрен дә күрергә мөмкин. Аларга, кагыйдә буларак, икенче, өченче тапкыр кияүгә чыккан ханымнар туктала.

    

  

6. Кыска итәкле туй күлмәге

Креатив яшьләр мода белән бергә атлый һәм туй күлмәгенең бик үзенчәлекле модельләренә өстенлек бирә. Әйтик кыска итәкле туй күлмәкләренә. Чыннан да, әгәр сезгә әле яңа гына 18 яшь тулган, фигурагызга тел-теш тидерерлек түгел икән, нишләп әле мондый күлмәк сайламаска?!

    

Кыска күлмәкләрнең шулай ук шлейфлы вариантлары да бар. Алар искиткеч зәвыклы күренә.

    
 

7. Бәби көтүче кәләшләр өчен туй күлмәге

Дөньяда нинди хәл булмас - кайбер кәләшләрнең корсаклары бераз "шикләндергеч" формада була. Модельерлар замана белән бергә атлый - хәтта ки авырлы кәләшләр өчен дә махсус туй күлмәкләре тәкъдим итә. Аларның да кыска һәм озын итәкле, сыланып торган һәм иркен вариантлары бар. Күңелегезгә кайсы ошый, шунсын сайлагыз.

    

Туй күлмәге алу белән генә эш бетми бит әле. Кайберләренә кабарып торсын өчен итәк астыннан боҗралы махсус итәк кирәк. Итәкнең күпергәнлеге турыдан-туры боҗраларның санына бәйле. Әйтик, 5 боҗралы итәк өстән үк күпереп төшә һәм купшырак күренә, ә 3 боҗралы итәкнең күләме әзрәк. Тыгын бер киңәш: әгәр туй күлмәгенең итәге катлы-катлы түгел икән, аның астыннан киелгән боҗралары еш кына сизелеп тора һәм бу бер дә матур түгел. Шулай булмасын дисәгез, боҗралы итәк өстеннән киелә торган итәк алсагыз яхшы. Шул очракта күлмәк һәм тышкы кыяфәтегез өчен җаныгыз тыныч, ә кәефегез яхшы булыр. Димәк бәйрәм дә сезгә яхшы хисләр бүләк итәчәк. 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
28.11.2013 08:21:30

Мәликә, мина да ошамый,хэзергэ яшьлэр ,эбилэр чит мосолманча киенэлэр бит :(,узебезнен татар-мосолманча тугел.ботенесе дэ аушып бетте тореклэргэ,урамда яш кызларны чит киемнэр киеп йорилэр,э бит безнен борынгыларыбыз да Ислам дине б.н яшэгэннэр,лэкин булар шикелле киенмэгэннэр.Сатылдылар чит илгэ татарлар!!!

25.04.2012 08:39:27

ВО ДИГӘН

02.10.2011 11:32:39

.Менә әлеге фотоларны карагач мондагы кызларга 30-35 яшләр дигән уй килде, бер генә дә Татар кызы юк , Мари кызлары туйда үзләренең милли киемнәрен кияләр , безнекеләр чит ил киеменә табыналар бәлкем ТАТАРЛЫКНЫ үзебездән башларга кирәктер .1 Тәгдим : Туй күлмәге өлгергән чия яки алма төсе булырга тиеш үзебезнең ТАТАР кызлар киеме чит ил күлмәкләреннән 1000 мәртәбә матур 2.БЕЗ рәсәйне генә түгел евроланы да КҮЛМӘК ЫШТАН КИЯРГӘ ӨЙРӘТТЕК

11.07.2011 19:54:49

Мина туй кулмэклэре бик ошады ,аеручада берсе бик матур! ну менэ корсаклы килеш туй кулмэге кигэн кызларга карашым бутэнчэ минем! ничектер ямьсез куренэ,туй кулмэклэре бит алар аклыкны,сафлыкны курсэтеп торалар(доньяда нинди генэ хэллэр булмый анысы Аллам сакласын),комэнен бар икэнен туй кулмэге матурламый,ничектер монсу,кызык тугел кебек тоела мина.

10.07.2011 21:09:46

Кемгә ничек ошый инде... Миңа, мәсәлән, купшы туй күлмәкләре бөтенләй ошамый. Үзгәреш керткән кызларга сокланам)))

01.07.2011 12:35:05

Cыланган туй кулмэклэре матур тугел. Туй булгач купшы булсын инде ул )

25.06.2011 14:01:20

эх,без кияүгә чыккангда ник болар булмды икән.тамадалар,төрле күлмәкләр,һ.б. кыыгып карап утырам

21.06.2011 14:20:26

Әйе шул. Анысы аерым зур тема. Алга таба эшләрбез.

21.06.2011 11:35:15

Кыска итаклесе да бар, бэби котучега да бар. Моселман кэлэшлэренэ юк! Непорядок...

Последние комментарии