Туйда кунаклар артык исерсә, нишләргә? (файдалы киңәшләр)

Туйда кунакларга бирелә торган исерткеч эчемлекләр күләмен контрольдә тотсагыз, мондый күңелсез хәл, әлбәттә, килеп чыкмас. Бу берничә ысул белән эшләнә:

•    Һәр өстәлгә сигез кешегә ике шешә хисабыннан шәрәб куярга кирәк.
•    Исерткеч эчемлекләрне официантлар өләшә торган итеп оештырырга була.
•    Мәҗлес бетәр алдыннан, исерткеч эчемлекләрне алкогольсез эчемлекләр белән алмаштыру да ярдәм итә.
Шулай да, мәҗлес ахырына кунаклар исерешә башласа, хуҗа кеше, кунаклар исерек килеш автомобиль руле артына утырмасын өчен, күз-колак булып торырга тиеш. Такси чакыртырга йә туганнар арасыннан берәрсе исерек кунакларны өенә илтеп куюны оештырырга кирәк.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
24.02.2013 10:31:27

Элбэттэ упкэли. Юньлэп салып та булмады дилэр

23.02.2013 17:58:43

сигез кешегэ ике шешэ? Бик аз тугелме соң ул? Э упкэлэп кайтып китсэлэр?)))))))))))

Последние комментарии