Туйда тост әйтү кагыйдәләре

•    Тост әйтер алдыннан карагыз: кунакларның барысының да бокаллары тулы булырга тиеш.

•    Игътибарны үзегезгә карату һәм тынлык булдыру өчен, бокал тоткан кулны югары күтәрергә йә микрофоннан дәшергә була. Мәҗлестә оркестр булса, тостлар алдыннан прелюдия уйнауны оештыру да матур була.

•    Тостны алдан уйлап куярга кирәк. Чын күңелдән әйтергән сүзләр беркемне дә үпкәләтмәслек булырга тиеш.

•    Әгәр кияү белән кәләш инде беренче тапкыр гына өйләнешмәсә, бу турыда искә алмау хәерлерәк.

•    Тостыгыз бик озын һәм ялыктыргыч булмасын.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии