Туйдан соң килгән депрессиядән ничек котылырга?

Туй – һәркемнең тормышында көтеп алынган дулкынландыргыч бәйрәм. Ләкин ул бик тиз уза. Икенче көн иртән торуга ук яшьләрне көнкүреш мәшәкатьләр баса. Шулчак кайберәүләрнең яхшы кәефен депрессия алыштырырга мөмкин. Мондый хәл булмасын өчен нишләргә? Бу сорауга бергәләп ачыклык кертик.

Психологлар раславынча, туйга әзерләнә башлаганнан ук яшьләрне стресс көтә. Әйтик, туйга әзерлекне кайберәүләр берничә ай алдан башлый: кафесын белешеп куя, туйның алып баручысын эзли, махсус чакыру открыткалары ясата, кәләшләр бер кибеттән икенчесенә йөреп күлмәк эзли... Бер сүз белән әйткәндә, күңелле мәшәкатьләр белән баш әйләнерлек. Яхшы стресс дип аталучы бу психологик халәттән куркырга кирәкми, чөнки ул кешегә энергия бирә һәм көчләрен тупларга ярдәм итә.

Көтеп алынган туй көне килеп җитеп, тылсымлы сәгать тулу белән шампан шәрәбе елга кебек агыла башлый, кешеләрнең бәхеттәнме, әллә инде югары градуслы эчемлекләрдәнме башы әйләнә, күзләре томалана. Башкача ничек булсын ди. Бу көнне бит алар күпме көтте. Алда бит әнә никадәр күңел ачу, аралашу, бүләкләр, изге теләкләр, күпме тәмле ризык. Чиксез ләззәт, әкият... Әлеге хисләр ташкыны фәндә шулай ук яхшы стресска кертелсә, бәйрәмнең ахыры якынлашкан мизгелне белгечләр начар стресс дип атый. Тик бу барлык кешеләргә дә кагылмый, кайбер яшь егет-кызлар тулысынча бәйрәм хисләренә бирелми, ә киресенчә үзләрен инде алдан ук җитди рәвештә тормышка әзерли.

Ә менә беренче төркем кешеләренә нишләргә?

Бәйрәм узу белән ямансу хисләр тизрәк үтсен өчен психологлар түбәндәге киңәшләрне бирә:

1. Иртән күзләрне ачуга ук елмаерга кирәк. Күптән түгел узган күңелле хәтирәләрне яңартып, киләчәктә буласы шатлыклы вакыйгалар турында уйласагыз, кәефегез күтәрелгәнен сизми дә калырсыз. Шуны истән чыгармагыз: туй - сөйгән ярыгыз белән бергә уздырган бәйрәмнәрнең беренчесе генә, сезне гомер буена әле бик күп тантаналы мизгелләр көтә (мәсәлән, бәбәй ашы, туган көннәр, юбилейлар, ахыр чиктә дусларыгызның, балаларыгызның туйлары).

2. Бергә тормыш итә башлауның беренче көнендә үк катлаулы планнар кормагыз. Вак эшләрдән башлау хәерлерәк.

3. Ә инде алда ял көннәре һәм сезнең хәтта вак эшләрне дә башкарасыгыз килми икән, бәйрәмне дәвам иттерегез. Аның бик гади ысулы бар, иң якын дусларыгыз белән җыелышып, ел фасылына карап, табигать кочагына, яисә кафега бара аласыз.

4. Әгәр туй берничә көн дәвам итеп, алда сезне эш көннәре көткән очракта да аларны күңелле уздырырга тырышыгыз. Иң яраткан хезмәттәшләрегез белән очрашуны күз алдына китерүгә үк кәефегез яхшырачак. Туй мәҗлесеннән килгән күчтәнәчләргә алар да бик шат булыр. Бергә утырып чәй эчү, туйның иң күңелле мизгелләрен сөйләү – сезне янәдән татлы минутларга алып кайтыр.

5. Татлы минутлар дигәннән, ширбәт аен юкка гына уйлап чыгармаганнар. Туйлар, гадәттә, җәйге чорда уза. Ширбәт аенда яшь йөрәкләр диңгез буенда ял итү яисә чит илгә сәяхәткә китү ягын карый. Туй ыгы-зыгысыннан соң икәү генә калып ял итәргә менә дигән вакыт. Бу рәхәт чорда сезгә бернинди депрессия куркынычы янамый, чөнки сез яңа урыннарда булып башка милләтләр белән танышасыз. Бу исә үзенә бер бәйрәм. Шуңа күрә ширбәт аен оештыруны алдан планлаштырсагыз, һич тә үкенмәссез. Сәяхәттән кайтып туганнарга бүләкләр өләшү – тагын бер күңелле чара. Баксаң, бу вакытка инде фотограф альбом, ә видеооператор сезнең туйдан менә дигән фильм ясап өлгергәндер. Димәк, аларны караганда сез янәдән күңелле хисләр кичерерсез.

Шулай итеп, эзли калсаң, кәефне күтәрер нәрсәләр күп икәнен аңлыйсың. Бәйрәм үтте дип бер дә борчылыр урын юк, аның артыннан икенчесе киләчәк. Хәер, бер-береңнең кадерен белеп, мәхәббәтне саклап яшәгәндә, һәр көн бер зур бәйрәм кебек...

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
24.06.2011 10:22:14

Шэрэ кэлэшкэ ласты кидергэч мужикка охшап кала икэн )

23.06.2011 20:24:29

Ничек котылып булсын...
Икенче тапкыр өйләнсән генә инде!

Последние комментарии