Туйга бару өчен нинди күлмәк алырга? (ФОТО)

Кем генә матур киенергә яратмый икән? Бу эштә гүзәл затлар аеруча актив һәм иң алдынгы сафта. Бәйрәм көнне бигрәк тә. Әгәр сез туйга чакырулы яисә башка берәр тантанага барырга җыенасыз икән, сез, һичшиксез, чәчәкләргә тиң булып балкып торырга тиешсез. Башкалардан аерылып торуны берәүләр төп максат итеп куйса, башкалар исә килешеп торган күлмәк сайларга тырыша. Кемгә нинди күлмәк яхшырак булыр – шушы сорауга бергәләп җавап эзлик.

Кешеләр, ә аеруча хатын-кызлар күп булган бәйрәмдә игътибарны кәләштән кала үзегезгә юнәлтәсегез килсә, дизайнерлар ачык төстәге күлмәк кияргә киңәш итә. Соңгы арада хатын-кызлар арасында туйларга, башка чараларга кара төстәге күлмәктә йөрү очраклары ешайды. Ләкин зифа күрсәтүче бу төсне ничек кенә яратсак та, бүген аның турында онытып тору хәерлерәк. Зәвыклы кием тарафдарлары саналган французлар да: “Күренмичә калырга теләсәгез, кара төстәге кием киегез”, - ди бит. Шөкер, кара төстән кала да төсләр җитәрлек. Мәсәлән, сары төстәге күлмәк-сарафаннар инде ничәнче сезон көн үзәгендә. Тик монда да белгечләр бер үзенчәлекне билгеләп үтә. Бу хакта дизайнер Катя Борисова шундый фикер җиткерде:

- Туй кәләш өчен генә түгел, аның иптәш кызлары, әнисе, апа-сеңелләре өчен дә көтеп алынган иң якты бәйрәмнәрнең берсе. Әлбәттә, бу кичәдә һәрберсе кабатланмас образ тудырырга тырыша. Моңа алдан ук җентекләп әзерләнә, затлы, ачык төсле тукымалар алып күлмәкләр тектерә. Тик ачык төс сайлыйбыз дип күп кенә туташлар бер генә төстән торган күлмәк ала. Нинди генә зифа булсалар да, андый кием буй-сынны тазартыбрак күрсәтергә мөмкин. Шуңа күрә берничә төсләрдән торган күлмәк сайлау яхшы дип әйтер идем. Андый тукыма фигураның җитешсез якларын яшерә. Бу ысул шулай ук ябыга алмаган таза гәүдәле ханымнарның да төп сере булып тора. Әйтик, вак рәсемле ефәк тукымалар, яисә берничә тукыманы катыштырып тегелгән күлмәкләр. Тик сак булыгыз: төрле төстәге тукымадан тегелгән күлмәк киям дип нәтиҗәдә яңа елда бизәлгән чыршы агачын хәтерләтерлек булмасын.

Чыннан да, дизайнерның киңәшләренә колак салыйк, төсләрдән курыкмыйк. Киресенчә, өстенлекләрен искә төшерик. Андый кием бәйрәм кичендә кию өчен аеруча кулай санала. Уңай ягы – төсләр күп булу сәбәпле аңа аяк киеме һәм төрле аксессуарлар сайлау кыенлык тудырмаячак. Күлмәкнең озын вариантын сайласагыз, буегыз озынрак күренер. Ефәк тукымадан тегелгән күлмәкләр аеруча затлы күренә. Шулай ук атлас, креп тукымасы да кичке күлмәкләргә бер дигән.

    

    

Күлмәкнең кыска итәклесенә тукталасыз икән түфли урынына затлы итек кию сезгә зәвык һәм стиль өстәячәк.

    
Ә инде тыйнак затлар күзгә ташланмау максатыннан бер генә төскә өстенлек бирә ала. Ләкин ул вакытта әвәл фигураны зифаландыру өстендә эшләргә туры килер, күлмәк сыланып торган очракларда аеруча. Бу сезонда, әйткәнебезчә, сары, кишер сары һәм яшел төсләр модада. Үзегезгә килешкән төсмерләренә туктала аласыз.

    
Кичке күлмәкләрне, гадәттә, төрле ташлар, сәйлән һәм чигелмәләр белән бизиләр. Артык чуарлыкны яратмаган ханым һәм туташлар гади күлмәкләренә бәйрәм рухы өстәү максатыннан төрле аксессуарлар өсти, ялтыравыклы сумка, клатч тота ала.

    
Акчаларын әрәм-шәрәм итәргә яратмаган хәйләкәр кызлар исә бәйрәмгә алган киемнең киләчәктә көндәлек кию өчен уңайлы һәм урынлы булуына игътибар итә.

    
Мода мода инде ул - аның артыннан куып җитәм димә. Коко Шанель фикеренчә, мода үтә, ә стиль кала. Күңелегезгә нинди күлмәк ошый, шунсын сайлагыз, тик шуны онытмагыз: модалы киенү кем өчендер беренче урында, шулай да, үзеңә килешкән киемгә нәрсә җитә. Килешле һәм уңайлы күлмәк кигәндә генә сез үзегезне ышанычлы хис итәрсез, димәк бәйрәмегез дә күңелле узачак.

"Туйлар.ру"

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
18.09.2011 16:00:50

Мине "Матбугатта" Забанет итеп куйганнар. ))))))))))))))) Шул, бетмәс-төкәнмәс Салават өчендер инде.))))))))))))))))))))))

16.07.2011 11:27:28

акчан булса кулмэк алып була ,булмаса ту-ту!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!

Последние комментарии