"Туйлар.ру" сезне Яңа ел белән котлый һәм 2012 елга йолдызнамә бүләк итә!

Дуслар! Сезне чын күңелебездән Яңа ел белән котлыйбыз! Бу ел сезгә бәхет, шатлык, уңышлар гына китерсен!

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Сез гадәттәгечә бар теләгәнегезгә ирешә торган затлар. 2012 елда максатларыгызга ирешер өчен, сездән күп көч көю соралмас. Бар теләгәнегез тормышыгызга җайлы генә кереп, үз урынын табыр.  Тормыш тәҗрибәгез, интуиция һәм аек акыл белән эш иткәнгә күрә, сез бик тиз генә таяныр нокта табып алырсыз. Зур планнарыгызны чынга ашыра башларсыз. Акча өлкәсендә дә сезне уңыш көтә. Акча сезгә таба зур көч белән, яз гөрләвегедәй агып кына торачак. Буш вакытыгызны гаиләгез белән уздырырга тырышыгыз. 2012 ел сезгә тынычлык алып килер. Сез кеше белән сүзгә килергә түгел, ә уртак тел табарга өйрәнерсез. Сентябрь аенда эш белән бәйле кызыклы тәкъдимнәр килер.

Үгезбозау

2012 ел сезгә үткән тормышыгызда җибәргән хаталарыгызны төзәтер өчен бик күп мөмкинлек алып килер. Сез үзегезнең максатларыгызны һәм теләкләрегезне яхшы беләсез һәм төгәл итеп аларны чынга ашыруга таба атларсыз. Киләсе ел сезгә бернинди чикләү куймый, сез теләгәнегезне курыкмыйча эшли аласыз.  Бар җирдә өлгерәсез. Бер эшне тәмамламыйча икенчесенә сикерү күзәтелми, сез оператив рәвештә бар эшегезне мактаулы тәмамлыйсыз. Шушы ягыгыз белән берничә куян артыннан берьюлы йөгереп була икәнен ачыкларсыз. Сәләтле үгезбозаулар өчен бу ел аеруча уңайлы, андыйлар үз эшләрен дөньяга күрсәтә алырлар. Әгәр баерга теләгән үгезбозаулар бар икән - аларга түзем булырга кирәк, елның икенче яртысында планнар чынга ашыр.

Игезәкләр

Сезнең энергиягез бу елны ташып торыр. Сез шулай ук аны дөрес кулланырсыз да. Яңа планнар, яңа максатлар барлыкка килер. Аларга таба юл тотканда сезнең каршыгызда бернинди киртә очрамас! Шунысы күңелле - очрарга уйламый да! Ел дәверендә гаиләгездә берничә конфликт килеп чыгуы мөмкин. Сезгә бу очракта төгәл эш итәргә кирәк һәм сез ничектә әлеге бурычыгызны үтәрсез, уртак тел табып, яки юл биреп котылырсыз. Җәй сезнең өчен гадәткә кергән кызу ритмда узар, яңа ачышлар көтелми, шуңа да сезнең сәләтләрегез бу чорда тузан җыеп өлгерер. Ләкин көз җитү белән сез тагын яңа көч кую урынын табарсыз. Акчага килгәндә, сез аларны жәлләмичә эшегезгә юнәлтерсез һәм бик дөрес эшләрсез, чөнки ахырдан алар сезгә икеләтә булып әйләнеп кайтыр!

Кысла

2012 ел сезне бик нык үзгәртер. Сез бар эшегезне дә башка кешегә ялынмыйча, сорамыйча эшләрсез. Бееренче урынга гел үзегезне куярсыз. Сезгә инде күптән шулай итеп, үзегезне ярата башларга кирәк иде. Акчагызны рәхәтләнеп ял итеп, теләгән киемегезне алып туздырып бетерерсез. Бу очракта сезгә азрак уйлап эш итәргә кирәк. Вакытыгызны юкка уздырмассыз, хыялланып, планнар төзеп алырга да вакыт табылыр. Тик беренче киртәгә очраганнан соң сез башыгызны ияргә ашыгасыз. Алай ярамый. Ышаныгыз һәм барысы да булыр!

Арыслан

Соңгы ике елда төзегән планнарыгыз чынга ашыр. Барлык куйган көчегез үз  нәтиҗәсен күрсәтер. Гаиләгездә килеп чыккан сорауларны чишәрсез. Олылар сезнең фикерегезгә таяныр. Сез барлык борчуларны йөрәгегезгә якын аласыз, тиз янып китеп, планнар төзи башлыйсыз да, беренче уңышсызлыктан соң башыгызны иясез, теләгәнегездән баш тартасыз. 2012 елны мондый киртәләр көтелми, бары тик максатларыгызга ирешер өчен тырышырга кирәк булыр. Җәй айларында бераз борчулар көтелә. Тик бу ярыштан да сез, арыслан сыман җиңүче булып чыга алырсыз.

Кыз

2011 елдагы борчуларыгызны хаман да артта калдыра алмыйсыз. Вакыты белән кичерешләрегез искә төшә, шуңа да бераз кәефегезне төшерерсез. Каршыгызда берничә читен сорау барлыкка килер, тик сез күп көч куеп булса да бу сорауларга җавап табарсыз. Акча өлкәсендә уңыш күрәсегез килсә, бюдңетыгызны төгәл планлаштырып куярга кирәк. Эшегезне үзгәртергә уйласагыз, әлеге теләгегезне март аенда чынга ашыра башларга кирәк. 

Үлчәү

2012 елда профессиональ өлкәдә уңышка ирешү 2011 ел белән чагыштырганда аеруча уңайлы булыр. Сез, ниһаять үз көчегезгә ышана башларсыз. Үткәндә җитешеп бетмәгән бу ышаныч сезнең тормышыгызны тулаем үзгәртер. Сезнең тышкы кыяфәтегез дә оптимизмыгызны ташытып торыр. Күп вакытыгызны яраткан кешеләрегез белән уздырырсыз. Мөнәсәбәтләрегез үзгәрер, авыр чакларда гел якыннарыгызга мөрәҗәгать итә алганыгызны аңларсыз. 

Чаян

2012 елда чит илгә сәяхәтләр булуы мөмкин. Сез барлык эшегезне тәмамлап, яңа ачышларга ия булырсыз. Бар теләгәнегез чынга ашыр һәм моның өчен күп көч кую да таләп ителми. Сезгә бары тик ашыкмаска гына кирәк. Вакытлыча планнарга, шулай ук вакытлыча эшкә ризалашмагыз. Куркып. бәхет кошыгыздан колак кагырга мөмкин. Сезгә зур эшләргә тотынырга кирәк. шунда сезне уңыш көтеп утыра. Үткәнегезгә ябышып ятмагыз, әгәр ул китәргә әзерләнсә - тоткарламагыз, аныд урынына сезгә яңа, якты киләчәк әзерләнгән.

Укчы

Яңа тәкъдимнәр, мөмкинлекләр, кичерешләр әзерләп куйган сезгә 2012 ел! Сезне мондый яңалык бераз куркытып та куярга мөмкин. Тик борчылмагыз, дөрестән дә йолдызлар сезгә таба әлеге яңалыкларны берсе артыннан берсен юллап тора. Эшегездә уңышка ирешер өчен, алдан ук эшләргә әзер булып торырга кирәк. Әгәр сез эшегезне яратсагыз, ул да сезне яратыр. Барлык зур планнарыгызны июль аеннан соң чынга ашыра башлагыз.

Кәҗәмөгез

2011 ел дәверендә кемдер сезнең үтәлмәгән теләкләрегезне язып барган сыман, 2012 ел аларның барысын да чынга ашырыр. Каршыгызда меңләгән яңа мөмкинлекләр җәелеп ята, аларга бары тик кулыгызны гына сузарга кирәк. Язга кадәр булган бурычларыгызны түләп бетерергә тырышыгыз. Сез үзегезгә тагын да ныграк ышана башларсыз, бу ышанычыгыз сезне максатыгызга тагын да якынайтыр. Тик иң зур планнарыгыз әле алда, 2012 ел сезне якты киләчәккә юнәлтүче генә булып торыр.

Сукояр

Әгәр бераз көч куйсагыз, 2012 ел сезгә бик күп уңыш китерер. Борчуларыгызны, алдан ук күңелсез нәтиҗә көтуегезне читкә алып куегыз. Әлеге факторлар сезне артка таба сөйри. Җәй башында булган фикерләрегез белән булешергә кирәк. Элек игътибар итмәгән өлкәләрдә үзегезне табырга мөмкин. Сезнең каршыгызда берничә уңышка илтүче юл бар, шулар арасыннан берсен сайлап алу мөхим.

Балыклар

2012 ел сезнең өчен бик тыныч булыр. Бары тик аерым очракларда гына, сез күңелсезләнмәс өчен берничә киртә очрар. Эш башлаганда, яки башкарганда бернидән дә куркырга кирәкми. Үзегезнең көчегезгә ышанырсыз, күп кенә акча да көтелә. Сезнең планнарыгыз тыныч кына чынга ашыр, алар өчен артык көч кую соралмый. Сез үзегез дә тынычланырсыз, күп очракларда юл бирә башларсыз.
 

 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
09.12.2013 17:52:29

яратам жырларыгызны

Последние комментарии