Тырнакларны ныгыту серләре
Катламланган тырнакларны төзәтү өчен, кулны тозлы суга салып торырга кирәк. Иң яхшысы, диңгез тозы. Ул булмаса, иң гади аш тозы да ярап тора. Бармакларны тозлы суда 20 минут тотып торып, 10 көн дәвамында шушы процедураны эшләргә кирәк. Бер айдан соң, мондый ванночкаларны тагын кабатларга була.
Тырнаклар саргайса, аларны лимон согы белән агарталар. Тырнакны һәм аның тирәсендәге тирене лимон белән ышкыгыз. Болай эшләгәндә тырнак агарып кына калмый, әле ныгый да.
Бик юка тырнакларны ныгыту өчен, төнгә 3% лы йод эремәсе сылап ятарга була. Йодны полосалар итеп сызыгыз, тоташ итеп буяу кирәкми. Төн эчендә йод сеңә, аның сарысы бөтенләй калмый. Бу процедураны еш эшләргә ярамый, юкса кире нәтиҗә булырга мөмкин.
Җылы үсемлек маена салып тору да тырнакларны ныгыта. Үсемлек мае, иң яхшысы зәйтүн мае, алыгыз да, берничә тамчы лимон согы кушыгыз. Берничә тамчы A, D һәм E витамины да кушарга була. Барлыкка килгән эремәгә бармакларны 15-20 минутка салып торыгыз. Бу процедураны атнага 1-2 тапкыр ясарга кирәк.
Әгәр инде боларны эшләргә вакытыгыз булмаса, тиз генә даруханәдән кирәкле чараларны алып, тырнакларыгызны рәткә китерегез. Уңышлар сезгә!
Комментарии
Чүкеч белән кадак кагып карагыз! ярдәме тими калмас, бәлкем тырнак төшер дә әле!
Тырнак каралсын очен,нинди кинэш бирэсез? Ишеккэ кыстырыргамы яисэ тиски арасына тыгу яхшыракмы?