Универсиада авылында беренче туй узды (ФОТО)

Алисә – медицина университетында, ә Илья – технология университетында укыганда танышалар һәм аларның мәхәббәте студент еллары үтү белән ныгый гына бара.

15 июль көнне Универсиада авылы тарихында беренче тапкыр туй узды. Әлеге көн Казан өчен тагын бер шатлыклы вакыйга белән истә калачак: шәһәребез 2015 елда су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты үткәрү хокукын яулады. 

Кәләшне “сатып алу” Универсиада авылында уздырылу да юкка түгел. Якынча бер ел элек Алисәгә үзенең җиңүләре өчен Россиядәге иң заманча студентлар кампусы территориясендә яшәү мөмкинлеге бирелгән була.

“Сатып алу”дан соң кияү белән кәләш Сынлы сәнгать музеена юл тоталар. Язылышу тантанасы шунда уза.

Фото: kazan2013.ru 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
25.07.2011 12:18:56

Татар дип булмый инде аларны. Алисэ дигэннэре Алиса Лисовая, Универсиада дирекциясендэ эшли. Илья дигэннэре "Молодая гвардия" житэкчесе. Короче, сэясилэштерелгэн никах булган бу)))

24.07.2011 23:19:19

Бәхетле булсыннар. Ә шулай да кемнәр соң алар, татарлармы

Последние комментарии