Вадим Фәтхинуров тормышта да "бомж" икән

Җырчы Вадим Фәтхинуровның "Яшисең икән - дөрләп ян" клибында сукбай ролен башкарды. Бу клип азмы-күпме үз тормышымны да чагылдыра, ди җырчы.

 "Дуслар белән үзара сөйләшкәндә, көлеп: "Клипта гына түгел, тормышта та "бомж" мин", - дип җибәрәм. Алла сакласын, шаяруым гына. Торыр урыным, "прописка"м юк. Шуннан чыгып әйтелгән сүзләр генә. Армиягә чакыру вакыты үтте, Аллага шөкер. Шуңа хәтле, бик борчымасыннар дип, Башкортостанда "учет"тан төшеп торырга туры килгән иде. Яңадан туган нигезгә кайтып "прописка"га керәсе бар әле. Болай Казанда гаиләм белән фатир "снимать" итеп яшибез", дип белдергән Вадим "Ирек мәйданы" газетасына.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
17.03.2014 22:50:21

Хэзер,аннан кала белу горурлык психолог.
Дипломынны алыштыр.

17.03.2014 15:08:08

хет әз генә оялырга кирәктер инде үзеңнең армиягә бармас өчен бомж булырга да риза икәнлегеңнән. аннары программирование дигән әйбер бар, бүген булмаса иртәгә бомжга әйләнүең бик мөмкин

16.03.2014 10:34:58

Армиядән качып йөрүчеләрне төрмәгә ябалар түгелме соң ул? Һәй, андыйлар төрмәдән дә качарлар шул алар. Әйтәм аны, тәрбия эше бетте дип гел әйтеп торалар өлкәннәр, тәрбия эше бетмәгән икән ул, шул бомжлар тәрбиясенә калганбыз икән!

Последние комментарии