Вадим Захаровка 50 меңлек эшләпә бүләк иткәннәр (ФОТО)

Юмор остасы Рамил Шарапов концерттан соң “Инстаграм”ына фото куеп, болай дип язган: “Кыздырдык, гөрләттек, дер селкеттек Олы Тәрбитне. Артта 49 900 сумлык эшләпәсен кигән, оялчан Вадим Захаров”. Бу сүзләрне укыгач, кызык булып китте, тагын ниләр уйлап чыгарасылары калды инде?!
– Рамилнең теле тик тормый инде аның. Түбән Камада яшәүче бик тә кадерле, хөрмәтле дустым - Тамара Алексеевна бүләк итте. Әле бәясенә ышанмагач, үзеннән шалтыратып сорадым. “Бәясе чыннан да шулаймы?”– дигән идем. Франциядән кайтартылган. Шулай хөрмәтләп зурлагач, ничек кабул итмисең инде?! Без андый эшләпәләр киеп үсмәгән бит, - дип суйләгән җырчы Акчарлакка.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии