Валуев чәкчәкне "чукча" дип атый

Күпләр өчен Дума депутаты, зур гәүдәле боксчы Николай Валуевның Чаллыга килеп “Шифа” сәүдә комплексы оештырган турнирда шәрәфле кунак булып катнашуы зур яңалык булмады.
Чаллы матбугаты йөзе-чырае, буе-сыны, бокстагы уңышлары белән танылган Николай Валуевның бирегә килеп бөтенрусия турниры дип аталган чарада “Исянмесез, дорогие друзья” дигән сүзләренә генә зур игътибар бирде. 
 
Чарада катнашкан журналистлар арасыннан сорау:
 
– Николай Сергеевич, сездә татар тамырлары бар дип язалар...
 
– Чынлапмы? Шулай язгач дөрестер инде (көлә). Беләсезме, мин үземне кайдадыр шәрәфле татарлар арасында күрдем! Петербурда Сабантуй даими уздырыла. Бу бәйрәмдә еш булам. Шуннан бирле шәрәфле татар булып калганмындыр инде.
  
– Татар милли ашлары белән танышырга өлгердегезме әле?
 
– Әйе, ат итеннән пешергән ашларны, баллы әйберләрне татып карадым. Чәкчәкне, мин, мәсәлән, “чукча” яки “чук һәм гек” дип атыйм, өйгә Татарстаннан гел алып кайтам. Бик тәмле һәм аны тәмләп ашыйм.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
08.11.2013 10:05:53

Чугын белмим, әмма бу әдәмчек кенәм Гегына - Гориллага тартымрак шикелле.

Последние комментарии