Вәли Фәзлиәхмәтов: «Райян» төркеме таркалды»

"Дини эчтәлектәге бик матур, мәгънәле җырлар башкаручы “Райян” төркемен яратып тыңлый идек. Ләкин соңгы вакытта егетләр каядыр югалды, ни сәбәпледер чыгыш ясамый башладылар. Вәли белән Азат кая югалды икән?

Әлеге төркемнең яңа җырларын киләчәктә ишетеп булачакмы?", дигән сорау белән Казан шәһәрендә яшәүче Сания Альмиева "Шәһри Казан" газетасына мөрәҗәгать иткән.

Исегезгә төшерәбез, “Райян” төркеме 2009 елда Рамазан аенда төзелгән иде. Азат Адиев белән Вәли Фәзлиәхмәтов “Казан егетләре” төркеменнән аерылып чыгып, дини эчтәлектәге җырлар иҗат итә башладылар. Актив рәвештә дини бәйрәмнәрдә чыгышлар ясадылар, җырлар яздырдылар, клиплар төшерделәр. Тик соңгы бер елда тамашачы төркемне чыннан да күз уңыннан югалтты. Әлеге хәлгә ачыклык кертергә теләп, “ШК” хәбәрчесе Вәли белән элемтәгә керде. “Гафу итегез, мин сезгә барлык нечкәлекләрен дә әйтә алмыйм. Шунысы хак: төркем буларак та, аерым-аерым да чыгыш ясамыйбыз. Таркалуда шәхси сәбәпләр гаепле дип аңларсыз”, - диде безгә экс-җырчы.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
01.06.2016 21:25:11

Сэлэфи ни ул

31.05.2016 10:38:08

Бу ике егет сэлэфилэр белэн бэйлэнештэ булдылар дигэннэр иде,дорес ме юк мы белмим.

Последние комментарии