Венер Сәлимов: «Туй дип сөйләнеп йөргәндә, сөйгән кызым белән аерылыштык»

Күптән түгел генә җырчы Венер Салимов яратып йөргән кызы белән аерылышкан. Сәбәбен ул болай дип аңлаткан:

"Алты ай яратып йөргән кызым белән ташлаштык. Үзебезчә туйлар турында сөйләшә башлаган идек инде. Моны яшьлек хатасы дип кабул итәм. Икебез дә гаепле. Бер-беребезгә юл бирмәдек, ишетмәдек, тыңламадык. Абыйлары белән хәзер дә аралашабыз. Дуслар гына да түгел, туганнар кебек якын мөнәсәбәттә без. Бик ярата идем. Булачак хатыным кебек күрә идем", дип белдергән ул "Шәһри Казан" газетасы хәбәрчесенә.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии