Вәсилә Фаттахованың ире Илгиз Габдерәкыйпов: «Балаларга әни назы җитми»

Җырчы Вәсилә Фаттахованың ире Илгиз Габдерәкыйпов белән әңгәмә укырга тәкъдим итәбез.

- Илгиз, хәлләрегез ничек? Балалар үсәләрме?

- Бер көе, әле Казада мин. “Айфара”ның концертына килгән идем. Алмаз белән дуслар без. Вәсилә исән чагында, аралаша идек. Бу көннәр Татарстанда уза, чөнки 18 апрельдә – Яр Чаллыда, 19ы Казанда Вәсилә Фаттахова истәлегенә хәйрия концертлары узачак.

Балаларым үсәләр. Кәрим балалар бакчасына йөри. Кәмилә әни белән өйдә. Аңа 22 апрель көнне яшь тә дүрт ай була. Бервакыт, әни арыгач, бала караучы яллаган идек. Хәзер әни яңадан бала тәрбияләү бурычын тулысынча үз өстенә алды.

 

- Кәрим әнисен еш исенә төшерәме?

- Юк, хәзер элеккечә түгел инде. Барын да аңлый. Әлбәттә, аңа кыен, ямансу, әни назы, әни кочагы җитми... Мин моны күрәм һәм яхшы аңлыйм. Кәрим әнисенең бүтән кайтмыйячагын белә. Беркөнне караңгыда урамга чыктык та улым: “Әти, ул йолдыз – әни һәм ул безгә карап тора”, - ди.

Мин эштә булганда “ватсап” аша аралашабыз. Әлегә хәреф белми, шуңа да аудиоязмалар, фотолар җибәрешәбез. Нинди тәм-том яки уенчык кирәк икәнен әйтә, мин, әлбәттә, аны кире какмыйм.

- Кәрим белән Кәмиләнең мөнәсәбәтләре ничек?

- Сеңлесе өчен җан атып тора. Иртән уяну белән, аның янына кереп уйный. Кәмиләсе дә абыен күрү белән көлә башлый. Балаларым исән-сау гына булсыннар. Алладан бары тик шуны гына сорыйм.

Чыганак: "Шәһри Казан" газетасы

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии