Вәсилә Фәттахованың туганы Наилә: «Сыйныф җитәкчесе Вәсиләне гел кыерсыта иде» (ФОТО)

Вәсиләнең ике туган сеңлесе Наилә Харасова:
– Мин – Вәсиләнең ике туган сеңлесе. Бер сыйныфта укыдык, бер музыка мәктәбенә йөрдек, бергә уйнап үстек. Очындырылып үсмәгән балалар без. Вәсилә яхшы шартларда үсмәсә дә, беркайчан да тормыштан зарланмый иде. Киресенчә, ямен, тәмен тоеп яшәде.

Мин аның беркайчан да кешегә кычкырганын күргәнем булмады. Һәм безнең бер генә тапкыр да ачуланышканыбыз булмады.

Дәү әнисе аңа мәктәпкә кергәнче үк гармун бүләк иткән иде. Тиз арада уйнарга өйрәнде. Туганнар җыелышкан табыннарда Вәсилә уйнамый калмый иде. 31 декабрь – Вәсиләнең туган көне – иң матур бәйрәмнәрнең берсе булды. Аларның бер бүлмәле фатирында җыелышып, аның туган көнен, аннары Яңа елны бәйрәм итә идек. Ел да шулай иде. Вәсилә Уфага күченеп киткәч, бу көн моңсуланды, Яңа елны ансыз каршы алу бик күңелсез булды.

Быел мәктәпне тәмамлавыбызга – 20 ел. Мәктәп дигәч, сыйныф җитәкчесе хәтергә төшә. Ул Вәсиләне гел кыерсыта иде. Гел аңардан көлде, Вәсиләгә карата шулкадәр явыз иде. Шул күңелсез мизгелләр әле дә хәтеремдә саклана. Вәсилә йолдыз булып танылгач, аңа әйтәм: «Уңышка ирешкәнеңне сыйныф җитәкчесе белән бүлешәсең килмиме? Ачуын чыгар әле», – дим. Ул: «Юк инде, бер кешегә дә бер нәрсә дә дәлилләп йөрисем килми», – диде.

Без урыс телендә аралашып үстек. Милләтебез татар, башкорт булса да, туган телдә сөйләшми идек. Вәсилә татар телен җыр аша өйрәнде. Айдар Галимов төркеменә эшкә урнашканда да туган телендә аралашмый иде. Без әле дә татарча, башкортча белмибез, ә ул шәп сөйләшә иде.
Вәсилә белән һәр очрашу – бәйрәм иде. Аңа барасыңмы, ул сиңа кайтамы, зур табын әзерләп, барлык туганнар җыелыша идек. Ул һәркайсына ярарга тырыша иде, беребезне дә игътибарсыз, бүләксез калдырмый иде. Вәсилә дә китте, гаилә традицияләребез дә югалды.

Фотоларда Вәсилә Фәттахова әнисе һәм сеңелесе белән.

Чыганак: "Шәһри Казан" газетасы

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии