“Вкусы” шәп!: Әнвәр Нургалиев кием алганда кем белән киңәшләшә?

Бүгенге көндә нык популярлашып киткән Әнвәр Нургалиев белән балалары турында сөйләшә башласаң, ул эреп китә. Тәмләп сөйли. Әле шушы көннәрдә генә кызы 6нчы сыйныфта укучы кызы Элина турында гапләштек.
– Улым белән хатыным кысла йолдызлыгы астында туса, без кызым белән сукояр йолдызлыгында туганбыз. Әллә шуңа микән, без бер-беребезне күз карашыннан да аңлыйбыз. Улымны ныклыкка өйрәтергә, кыз баланы күбрәк иркәләп калырга кирәк дигән фикердә мин. Бигрәк тә әти кешегә кагыла. Элина бик максатчан, көчле холыклы кыз. Үз әйткәнен эшли, сүзендә тора. Биш еллап бию белән шөгыльләнә. Аннан әйбәт җырчы да килеп чыгар иде. Ләкин үзе теләми. Сәхнәгә чыкса, күзләре яна башлый. Концертка киемнәр алганда да әнисе белән түгел, кызым белән киңәшләшәм. “Вкусы” шәп! Кызым минем йөрәгем кебек. Улым белән хатыннан башка да яшәп булмый, ә менә кызымнан башка тормышымны бөтенләй күз алдына китермим.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии