Владислав Лисовец: Казан халкы артык соры киенә

23 апрель көнне билгеле стилист һәм мода белгече Владислав Лисовец Казанга килде. Кызганыч каршы, шәһәр урамында аңа бары тик бер генә зәвык белән киенгән ыспай егет очраган. Ә менә көчле җил булу сәбәпле прическасы бозылудан курыккан кыз исә аны шаккаттырган.

Владислав Лисовецның Казанга беренче мәртәбә генә килүе түгел. Тик элегрәк аңа Казан буйлап йөрү бәхете тәтемәгән. Бу юлы ул, казанлылар өчен мастер-класс уздырыр алдыннан, Татарстан башкаласы белән танышып чыгуны үзенә максат итеп куйган.

Стилист сүзләренә караганда, казанлылар артык күңелсез киенә. “Минем мастер-класстан соң аларның кием-салымга булган фикере үзгәрер дип өметләнәм”, - дип белдерде Владислав Лисовец журналистлар белән очрашуда.
 
Аның сүзләренә караганда, заманча хатын-кызның киемнәре арасында, һичшиксез, “кызыклы” букча, нәфис биек үкчәле туфли, “толстовка” һәм бик матур кояштан саклаучы күзлек булырга тиеш. Өстәвенә, аның кыяфәте артык ясалма, яңа гына матурлык салоныннан чыккан кебек күренмәве мөһим.
 
- Бүген юл аркылы чыгарга дип басып торучы бер кызга игътибар иттем. Көчле җил аның чәчләрен төрле якка тарата иде. Ә ул аларны җыярга теләп, бөтен дөньясын онытып, чәчен сыпыра. Миңа калса, бу иң зур хаталарның берсе. Матур һава торышында “челка” яхшы ята микән дип борчылу бер дә урынлы түгел, - дип белдерде мода белгече.
 
Журналистларны хатын-кызга туры килми торган образлар да кызыксындырды. Тик ул бу сорауга җавап бирүдән кискен баш тартты.
 
- Сәхнәдән мин бу турыда әйтәм. Тамашачылар еракта һәм мин аларны үпкәләтүдән курыкмыйм. Андый чакта беренче рәттә утыручы гүзәл затларның кайберләре минем күздән яшеренергә тырышкан кебек куллары белән үз-үзен каплый башлый. Ә биредә сез артык күп түгел һәм миңа бик якын утырасыз. Шуңа күрә хәзер бу турыда әйтергә теләмим. Мин кешеләрне үпкәләтүдән курка торган кеше. Әйтәм дә, аннары үкенеп, борчылып йөрим, - дип аңлатты ул.
 
Шулай да, ул хатын-кызларга беркайчан да кулланырга ярамаган образ турында җиткерде.
 
- “Төнге күбәләк”ләрчә киенү моннан якынча алты ел элек модада иде. Кызганычка каршы, Россия хатын-кызлары кичке күңел ачу чарасына һаман да нәкъ менә шул рәвешле киенеп барырга кирәк дип уйлый. Бу стереотиптан котылырга вакыт, - дип дәвам итте сүзен Владислав Лисовец.
 
Билгеле стилист сүзләренә караганда, матур итеп киенергә һәркем өйрәнә ала. Моның өчен теләк кенә кирәк. Тышкы кыяфәте турында уйлана башлаганнар кайчан да булса барыбер яхшы итеп киенергә өйрәнәчәк, дип саный мода белгече.
 
Бактың исә, Владислав Лисовецның нинди дә булса чаралар уздырган, документлар әзерләгән вакытта бер тапкыр да ришвәт бирергә туры килгәне юк икән. Ә менә йорт хуҗалыгы белән бәйле мәсьәләләрне хәл иткәндә проблеманы чишүнең шушы юлын файдаланырга туры килгән.
 
- Ул чакта мин әле билгеле шәхес түгел идем. Шулай булуга да карамастан, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсеннән кала бер җирдә дә ришвәтчелек белән очрашмадым, - дип ассызыклады стилист.
 
Бүгенге көндә модадан тыш аны башка мәсьәләр дә борчый икән. Мәсәлән, заманча биналарның архитектурасы. “Алар шундый тонык - пыяла һәм монолит кирпечтән кала берни юк”, - ди Владислав Лисовец.
"Интертат.ру"
 
Рәмзия ЗАКИРОВА

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
24.04.2014 12:25:45

Билгеле стилист сүзләренә караганда, матур итеп киенергә һәркем өйрәнә ала. Моның өчен теләк кенә кирәк ... АКЧА кирэк анын очен!!!

24.04.2014 11:08:47

Синен проблемалар белэн генэ яшисе иде дэ,Влад...

Последние комментарии