Якутск сыерлары лифчик кия башлаган. Һәм бу шаяру түгел

Сыерлар күп сөт бирсен өчен ниләр генә эшләп карамадылар. Классик музыка да тыңлаттылар, җилемнәрен компьютерга да тоташтырдылар. Шушы көннәрдә Якутск терлекчеләре яңа ноу-һау уйлап чыгарган. РИА “Новости” хәбәр итүенчә, мондагы сыерларга мех лифчик кигергәннәр. Барына да сәбәпче – республикага килгән гадәттән тыш салкыннар.

Синоптиклар әйтүенчә Якутиянең кайбер районнарында һава температурасы минус 55 градусны тәшкил итә. Салкын аркасында, сыерларга зарар килергә мөмкин, ди. Шуның өчен аларга куян йоныннан эшләнгән лифчик кидергәннәр. Якут телендә “лсыалдьа” диеп йортелә торган әлеге интим кием җылы тукымадан эшләнгән өчпочмак формасын хәтерләтә. Шушы өчпочмак тышына куян йоны бөркетелә. Тугыз сыер хуҗасы Наталья Семенова әйтүенчә, өч бау ярдәмендә, лифчик сыерның биленнән һәм коерык астыннан бәйләнеп куела.

Әлеге тәҗрибә безнең өчен, ягъни җылыда компьютер каршында утыручылар өчен көлке булып тоелырга мөмкин. Әмма Якутия халкы ел саен сыерларына лифчик кидертергә ияләнгән инде. Алар өчен бу гадәти нәрсә.

Шунысы билгесез, РИА “Новости” хәбәрендә үгезләр турында бер ләм-мим сүз юк. Аларга да, мескенкәйләремә җылы трусы (семейка яки стринги) тегеп кигерергә кирәктер. Аларның да бит туңдырыр әйберләре бар! Сыерлар куян мехында җылынып йөргәндә үгезләр (апчхи!) катырып йөрсеннәрме???

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии