«Ямьле» кызлар үзләренең «фишка»сын ачтылар

Татар шоу-бизнесында яңа төркем барлыкка килүен ишеттегезме әле? Ул “Ямьле” дип атала. Моннан ике ел элек оешкан әлеге төркемнең шактый яңалыклары да җыелган, хәзер исә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан өр-яңа җыр иҗат итәләр. Төркемнең яртысын популяр җырчы кызлар – Гөлназ Батталова белән Вероника Кузнецова тәшкил итә.

 – Иң беренче итеп сүзне төркемнең кайчан һәм ни рәвешле оешып китүеннән башлыйк әле.

Гөлназ Батталова: «Бу болайрак булды. 2013 елда Казанда Универсиада башланыр алдыннан Мәскәүдә яшәп һәм биредә татар элитасы кичәләрен оештыручы продюсер минем белән элемтәгә керде. Универсиада уңаеннан ул Россия башкаласында барлык танылган татарларны җыеп, әлеге чарага мине чакырды. Әлбәттә, үземне генә түгел. Ул миннән коллектив, дөресрәге төркем оештыруымны теләде. Уйлый торгач, Вероника Кузнецова һәм безнең белән бергә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында белем алып чыккан талантлы кызлар – Дилия Әхмәтшина, Альбина Казыханова белән берләшеп, “Diamonds” төркемен оештырып җибәрдек. Мәскәүдә узган татар элитасы кичәсендә Марат Башаров, Максим Шарафутдинов, Корнелия Манго, Бари Алибасов кебек танылган татарлар бар иде. Әйе, әйе, Корнелия белән Барида да татар каны бар (елмая). Дүрт кыздан торган төркемне булдырып, без Мәскәүдә биредәге татарлар өчен чыгыш ясадык. Мактанасыбыз килми, әмма безнең җырлаганны барлык килгән кунаклар яратып кабул итте. Хәтта әлеге кичә тәмамлангач, безне чакырган продюсер тукталып калмаска, ә, киресенчә, әлеге юнәлеш буенча эшләргә, диде. Әлбәттә, продюсерың Мәскәүдә булып, төркем Казанда яшәгәч, шул ягы белән авыррак. Әмма бүгенге көндә барлык продюсерлык эшләрен үзебез алып барабыз. Төркемнең исеме татарча булсын дип, аны без “Ямьле”гә үзгәрттек. Бик мәгънәле һәм матур яңгырашлы исем булды. Күпләргә ошады дип әйтер идем».

Вероника Кузнецова: «Без дүртебез дә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамладык. Музыка буенча югары белемле җырчылар. Һәрберебез сольный җырчы карьерасын башлап, бүгенге көндә дә аны алып барабыз. Төркем эшчәнлегендә аерым җырчы булып йөрүебез безгә комачау итми дияр идем. Менә шулай барысы бергә үрелеп бара инде. Гадәттә, аерым җырчы булып китә алмаганнар төркемдә эшли башлый, дип әйтәләр. Бу бер дә дөрес түгел. Безнең һәрберебезнең җилкәсендә төрле җиңүләр, ниндидер үрләр ята. Мәсәлән, Альбина Казыханова – туып-үскән Сургут шәһәрендә “йолдыз”. Анда аны барысы да белә. Дилия Әхмәтшина – Ижевск шәһәреннән. Ул да үз шәһәрендә танылырга өлгергән. Ә без, Гөлназ Батталова белән Чаллы шәһәреннән булабыз инде (елмая)».

– Төркемнең уңышлары хакында да ишетәсе килә...

Гөлназ Батталова: «Төркемне оештырып җибәргәч, безгә күбрәк Пермь, Ижевск, Мәскәү кебек зур шәһәрләрдә эшләргә туры килде. Анда безне төрле чараларга кунак буларак чакыралар иде. Ә Казанда безне бер ел гына беләләр. Монда бит репертуар сайлау гына түгел. Сәхнә киемнәре, җырларны ротацияләү, журналистлар белән тыгыз элемтәдә тору, клиплар төшерү – барысы да күп вакыт һәм акча таләп итә. Концерт менеджерыбыз бар барын. Ул концертның кую урынын, вакытын сөйләшә. Бүгенге көндә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан “Солдат моңы” исемле өр-яңа җырыбыз әзер булды. Әйтергә кирәк, елдан-ел сугыш ветераннары әзәя бара. Безнең әби-бабайларыбызга, ветераннарыбызга, инде сугыш кырында үлеп калган батырларга барысына да зур рәхмәт әйтү йөзеннән, әлеге җырыбызны махсус яздырттык. Тиздән Сабантуйга да күп калмады. Шулай ук борын-борыннан килгән татар халык бәйрәменә дә багышлап җыр иҗат иттек. “Сабантуйда” дип атала ул. Әле бу көннәрдә генә без аны радио челтәрләргә ротациягә бирдек. Хит булырлык җыр ул. Бик заманча.

Бүгенге көндә махсус “Ямьле” төркеменә иҗат ителгән 3 җырыбыз бар. Нигездә, без татар халык җырларын башкарабыз. Әллә кайчангы татар халык җырларын эзләп табып, аларга яңа яңгыраш кертәбез. Мәсәлән, бүгенге көндә “Син сазыңны уйнадың” исемле татар халык җыры өстендә эшлибез. Шулай ук бездә акапеллага җырлау бар. Бернинди дә музыка, уен коралларыннан башка гына дигән сүз. Кыскасы, безнең төп максатыбыз – татар музыкасына яңа сулыш кертү һәм без моның өстендә бик актив рәвештә эшлибез. Шулай ук төрле халык җырларын да башкарабыз. Алар – рус, инглиз, грузин, испан телләрендә. Миллилек безнең җырлардан тыш, киемнәребез дә чагылышлыш табачак. Моңарчы безнең чалбарлы костюмнар, ак, кара һәм ялтыравыклы сәхнә күлмәкләре тегелде. Бөтен сәхнә киемнәренең эскизларын үзебез уйлыйбыз. Хәтта махсус тегүчебезгә рәсемнәрен төшереп алып киләбез. Аннан соң инде ул без теләгәнчә тегеп бирә.

Алла боерса, быел сентябрь аенда “Турквижен” фестиваленә Татарстаннан сайлап алу туры булачак. Без, «Ямьле» төркеме Татарстанны әлеге масштабта күрсәтәсебез килә. Моның өчен бик күп тырышлык кирәклеген дә беләбез. Моңа әзерлек күптән башланды дисәк тә була. Әмма анда катнашу яңалыгын беркем дә белми диярлек. Intertat.ru укучылары аны беренче белде. Безнең бик тә чит илләргә чыгып, Татарстанны тәкъдим итәсебез килә. Хыялда - гастрольләр туры белән чыгу».

– Кызлардан торган төркем озын гомерле булырмы? Инде Дилиягез кияүдә бит...

Гөлназ Батталова: «Кызлардан торган коллектив мәңге түгеллеген дә беләбез. Алла боерса ике-өч елдан соң кияүгә чыгып бетәрбез. Әмма шул вакыт эчендә татар эстрадасына яңалык китерәсебез килә. Мәсәлән, бездә акапеллага җырлаучы коллективлар юк. Без күпмедер дәрәҗәдә җырларыбызны бары акапеллага башкарабыз һәм бу безнең “фишка”быз. Шәхсән үзем кияүгә чыгып, төркемнән китәргә туры килсә, мин китәчәкмен. Чөнки гаилә минем өчен һәрвакыт беренче урында булачак. Әлегә безнең төркемдә Дилия генә кияүдә. Әйтергә кирәк, хәзер Дилиябез Мәскәүдә яши. Казанга килеп йөри. Беребезнең читтә яшәвендә бераз кыенлыклар туа, әлбәттә. Узган атнада Дилия Казанга килде. Бик тыгыз атна булды ул. Көн саен 4әр сәгать кенә йокладык. Актив рәвештә җырлар яздырттык, сәхнә киемнәре артыннан йөрдек, яңа образлар турында сөйләштек. Аллага шөкер, эш күп анысы. Исәнлек һәм теләк булсын, калганы бар да булыр».

Чыганак: "Интертат.ру" сайты

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии