Яшь җырчы ИлЗилә матурлык салоны ачкан

Яшь җырчы ИлЗилә «ИлЗиля» матурлык салоны ачкан. Кайчандыр чәчтараш һөнәренә укыган җырчы үз салонын ачу турында хыялланган. Бу хакта әти-әнисенә җиткергәч, алар бердәнбер кызларына ярдәм иткән.

"Әлегә биредә вак-төяк ремонт эшләре бара. Косметология, маникюр, педикюр, чәчтараш һәм башка юнәлешләр буенча хезмәтләр күрсәтелә. Миндә бары тик үз эшенең осталары, көчле профессионаллар эшли. Аларның инде даими йөри торган үз клиентлары да бар. Кайвакыт үзем дә алар урынына эшләячәкмен. Бу — уникаль матурлык салоны, чөнки биредә чәчтараш сәнгате мәктәбе бар. Хәзерге вакытта мәктәптә укырга теләүчеләрне кабул итү бара. Иң мөһиме: анда үзеңә җайлы вакытта белем алырга була: кич, көндез, яисә ял көннәрендә. Укып чыккач исә сертификат тапшыралар һәм хәтта эшкә дә урнаштыралар!», — дип сөйләгән ИлЗилә "Интертат.ру"га.

 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии