Язылышу тантанасы нинди булуга карап, туй күлмәген сайлыйбыз

Туй күлмәге - туйның иң әһәмиятле бизәге. Язылышу тантанасы нинди булуга карап, туй күлмәге сайлау өчен берничә гомуми кагыйдә тәкъдим итәбез.


Үтә дә рәсми язылышу
-    Күлмәк идәнгә кадәр озынлыкта, челтәрләр белән, чигеп бизәлгән.
-    Күлмәк җиңнәре озын да, кыска да булырга мөмкин. Җиңнәр кыска булса, кәләш озын перчатка кияргә тиеш. Балдак алмашканда, кәләш перчаткаларын салып тора.
-    Шлейф һәм фата идәнгә кадәр йә озынрак була.

Рәсми язылышу
-    Шлейфлы күлмәк (гадәттә, 2-2,5 м).
-    Фата озынлыгы якынча 2, 7 м.
-    Күлмәк җиңнәре кыска булса, озын перчаткалар киелә.

Ярымрәсми язылышу
-    Идәнгә кадәр, йә балтырга кадәр озынлыкта шлейфсыз күлмәк.
-    Терсәккә кадәр озынлыктагы йә кыскарак фата. Фата урынына вуалеткалы баш киеме дә кияргә мөмкин.

Рәсми булмаган язылышу
-    Тездән аз гына түбәнрәк озынлыктагы костюм йә күлмәк.
-    Кагыйдә буларак, фата юк. Чәчәкле вуалетка булырга мөмкин.
-    Фата урынына кәләш эшләпә кия йә чәченә чәчәкләр куя ала.

Ирекле язылышу
-    Кәләш өстенә үз тәләгән бар киемне кия ала. Әгәр туй кантри стилендә булса – джинс чалбар, көнчыгыш стилдә булса – сандалийлар, сарафан, һ.б.

Туй күлмәген салоннан сатып алу йә тектерү уңайлы.
Бары тик ныклап сайлаганнан, таныш-белеш белән киңәшкәннән соң гына, билгеле бер салонда тукталырга киңәш итәбез.

Заказ ясаганда бланкта күрсәтелергә тиешле мәгълүматны истә тотыгыз:
•    үлчәмегез, күлмәкнең төсе, фасон номеры;
•    алдан күпме акча түләнгән, фигура буенча төзәттерү, үтүкләү һ.б. ничә сумга төшәчәк;
•    заказдан баш тарту шартлары;
•    килешүгә ике як та имза куйган булырга тиеш.

Соңгы вакытта туй өчен аерым, никах өчен аерым күлмәк алу гадәткә кереп китте.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии