ЗАГС хезмәткәрләренең никахларны ресторанда теркәргә хакы юк

Соңгы елларда Татарстанда никахны ресторанда, музейда, тау чаңгысы курортында, табигать кочагында теркәү гадәти күренешкә әверелеп бара. Моның өчен гаилә коручыларга ЗАГС хезмәткәренә өстәмә рәвештә акча түләргә һәм аны никахны теркәү урынына алып килергә генә кирәк. Бу исә ачыктан-ачык закон бозу икән.


РФ Юстиция министрлыгының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Гөлнара Сергеева республика ЗАГС идарәсенең күптән түгел узган коллегиясендә белдергәнчә, мондый юл белән акча эшләү, ягъни никахларны башка урында теркәү - ачыктан-ачык закон бозу.

- ЗАГС хезмәткәре анда эш сәгате беткәч, кичке 6 дан соң, командировка чыгымнарын күрсәтмичә, шәхси транспорт белән бара. Боларның барысы да коррупциячел тәртип бозуларга китерә, - ди Гөлнара Сергеева. - Законда күрсәтелгәнчә, күчмә теркәү бары тик нигезле сәбәпләргә таянып кына башкарылырга мөмкин һәм ул ЗАГС бүлеге җитәкчесенең карары белән генә үткәрелә.

Юстиция министрлыгының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе билгеләп үткәнчә, узган ел тәртип бозуның күпләгән шундый очрагы ачыкланган, бигрәк тә алар республика районнарында еш күзәтелә. Министрлык исә хәзер бу өлкәдә тәртип урнаштырырга ниятли.

- Чыннан да, законда никахны башка урында теркәүнең нинди очракларда мөмкин булуы төгәл күрсәтелгән. Биредә төп сәбәп сәламәтлекнең торышына бәйле, әйтик, кеше урын өстендә ята һәм ЗАГСка бара алмый, - дип раслый Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы урынбасары Борис Хафизов.

Ләкин соңгы елларда Россиядә мондый төр язылышу модага керде. Узган ел без Юстиция министрлыгы белән бергә әлеге уңайдан җитди эш башкардык, закон нормаларын өйрәндек, бүлекләрдә аңлату эшләре уздырдык. ЗАГС хезмәткәрләре никахларны “читкә чыгып” теркәү белән шөгыльләнергә тиеш түгел, андый фактларга юлыксагыз, безгә хәбәр итегез.

Хәер, Борис Хафизов сүзләренчә, килеп туган проблеманы хәл итү юллары юк түгел. Әйтик, иң элек яшь парлар ЗАГСка килеп язылыша да, аларга никахны теркәү турындагы таныклык тапшырыла, ә аннан соң инде башка җирдә, мисал өчен, ресторанда кунаклар алдында никахны тантаналы төстә теркиләр. Бу очракта закон үтәлә дияргә мөмкин.

- Җәен ЗАГСларга гаилә коручыларның агылып килүе аркасында, шәһәр Башкарма комитеты яки ЗАГС идарәсе никахлашу тантаналарын оештыру өчен вакытлыча өстәмә зал ачу турында карар кабул итәргә дә мөмкин. Әйтик, Казанда моның өчен еш кына “Корстон” кунакханә сәүдә-күңел ачу үзәге файдаланыла, - ди Борис Хафизов.

Безнең хәбәрчебез ЗАГС хезмәткәрләренең чыннан да өстәмә керемнән баш тартырга әзерме-түгелме икәнлеген тикшереп карарга булды.
Казанның барлык ЗАГС идарәләрендә дә никахны ресторанда теркәү үтенеченә җавап итеп, Үзәк никахлашу сараена мөрәҗәгать итәргә куштылар, ә анда исә безнең үтенечне катгый рәвештә кире кактылар. Ә менә Чаллының Никахлашу сараенда һич тә көтмәгәндә һәм ачыктан-ачык никахны башка урында теркәү 5 мең сумга төшәчәк дип җавап бирделәр.

- Хезмәткәр бары тик кичке 5тән соң гына килә ала, - дип төгәллек керттеләр Чаллының Никахлашу сараенда.


Сергей ТАРАСОВ
Чыганак.


Нигезле сәбәпләр булмый торып никахны башка урында теркәү үткәрү законсыз саналса да, мондый никах дөрес дип табыла. Аны бары тик суд аркылы гына законсыз дип танырга мөмкин. 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии