Замирә Рәҗәпова: Ярый әле иремнән аерылганмын!

Танылган алып баручы, режиссер Замирә Рәҗәпова, ачылып китеп, инстаграмдагы битендә шушы юлларны язды: «Беренче иремнең хыянәтләре, мыскыллауларына түздем, аерылышырга теләми, батып барган кеше саламга ябышкандай аңа ябыштым. Әй, еладым, әй, еладым... Барыбер аерылыштык. Хәзер сөенеп бетә алмыйм. Әгәр аерылышмаган булсак, шулай яшәр идем. Максымны очратмас идем дә, хатын-кыз бәхетен белмәс тә идем. Аллам саклаган! Кызлар, берүк елап, түзеп ятмагыз!
Насыйбы табыла ул. Көтмәгәндә, уйламаганда. Аерылышканда ир кайгысы юк иде. Максим үзе эзләп тапты». 
 
Аның үтеп барышлый гына язган бу юллары шактый күңелләрдә теләктәшлек тапты. Буа ерылган кебек булды... Комментарийлар шул хакта сөйли:  
 
* Сез – молодец, бәхетле кеше! Мин дә 10 ел инде парлы ялгыз булып яшим. Бик авыр, ничек тәвәккәлләргә инде. Мине дә, баласын да бар дип белми. Эчеп, теләсә нәрсә әйтеп, көн дә елатмаса күңеле булмый.  
 
* Мин дә шулай түзеп 7 ел яшәдем. Ярый әле вакытында аерылыштык. Түзәр хәл калмагач. 
 
* Бәхетегезне кешегә белгертмәгез. Дөньяда әллә нинди кешеләр бар. (Бу комментарийга Замирә:  «Бар да Аллаһ кулында!» – дип җавап бирде).  
 
 
* Ә мин һаман яшим әле. 24 ел булды, гел китәм дип үземне үзем юатып яшим. Ничектер китеп булмый. Гел нидер тота. Сез молодец. 
 
* Замира язмасын укыгач, үземнең яшьлек искә төште. Күзгә яшьләр җыелды. Шулай ук 19 ел түзеп яшәдем. Үземне кимсетеп. Әни әйтә иде: «Чыккансың кияүгә, тор, түз, кияүгә чыгу күлмәк алыштыру түгел ул», – дип. Нәтиҗәдә, 4 яшьлек улымны берүзем үстердем. Хәзер аңа 16 яшь, аллага шөкер. Әмма үземә тиң кешене очратмадым. Шундый язмыштыр инде. Макс шикелле гаиләсен, хатынын бәхетле итә белгән ир-егетлр күбрәк булсын иде. Сокланам сезгә, бәхетегезгә, тормышыгызга күз тимәсен.  
 
* Мин тулысынча килешәм Замирә сүзләре белән. Үзем шулай 7 ел яшәдем. Иремнең хыянәтен белми, күрми. Һәм иң кызыгы – минем үземне үк гаепле итеп калдырды. Һәм аерылды. Аллага шөкер дип көн дә әйтәм. Үз тиңемне очратырмын, алла боерса. 
 
* Нәкъ минем язмыш инде синдә, Замирә. Аллага шөкер, хәзерге тормышым. Яшьлек еллармны әрәм иттем мин дә ялгышып. 
 
* Замирә – көчле шәхес. Чибәр, булган, тырыш. Элеккеге ире үкенеп яшидер әле. 
 
Бездә, гадәттә, исеме халыкка билгеле булган шәхесләр мондый темалар турында матбугатта кычкырып сөйләшмиләр. Һәрхәлдә, сөйләшмәскә тырышалар. «Кеше ни әйтер?» – дип тукталалар. «Авызың тулы кара кан булса да, кеше алдында төкермә», – дигән татар халык мәкален искә төшерәләр. Ә бит кайчакта, ваклыкларына, караңгы якларына артык тукталмыйча, менә шулай ачылып кую да ярый. Башкаларга гыйбрәт булсынга...  
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 

 

Последние комментарии