Зәйнәп Фәрхетдиновага операция ясаганнар

Зәйнәп Фәрхетдинованың сәламәтлеге какшап киткән. "Туйлар.ру" хәбәрчесе Зәйнәп апага шалтыратып, бу хакта үзеннән сорашты.

«Ай ярым элек операция кичердем. Сырхавым ашказаны-эчәклекләр белән бәйле. Аллага шөкер, хәлем яхшырып килә. 14 апрельдә Мәскәүдә «Крокус-сити холл»да үткәрелгән «Татар җыры» фестивалендә чыгыш ясадым. Алдан ук планлаштырылган, көтелгән вакыйга булгач, оештыручыларны «подводить» итәсем килмәде. Авыру сорап килми бит инде ул, нишләтәсең... Сәхнәгә чыккач барысы да автоматик рәвештә эшләнә икән, елмаюлар да, хәрәкәтләр дә. Нинди генә хәлдә булсаң да, тавыш барыбер үзенекен итә, җырны начар башкармадым. Мәскәүдә аппаратуралары да бик әйбәт, җырлаганда артык көч куймыйсың. Ә менә үзебезнең концертларны көзгә күчердек. Ял итәргә, тернәкләнергә кирәк», - диде Зәйнәп Фәрхетдинова.

Исәнлек-саулык телибез Сезгә, Зәйнәп ханым!


 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
16.04.2013 21:29:15

Терелэ кур Зэйнэп!

Последние комментарии